Логотип Казан Утлары
Фото

«Казан утлары» – Кукмарада

«Казан утлары» журналы битләрендә башланып киткән «Әдәби берләшмәләрдә» проектының чираттагы чарасы Кукмара Үзәк китапханәсендә булып узды.

«Казан утлары» журналы битләрендә башланып киткән «Әдәби
берләшмәләрдә» проектының чираттагы чарасы Кукмара Үзәк китапханәсендә
булып узды. Анда «Казан утлары» журналы мөхәррирләре җирле
«Салават күпере» иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашты. Чарада
катнашучыларны Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының
мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев район башлыгы Сергей
Димитриев исеменнән сәламләде. Очрашуда «Казан утлары» журналының
баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев 103 ел туктаусыз чыгып килүче
басманың тарихына тукталды. Проза бүлеге мөхәррире, әлеге проектны алып
баручы Рафис Корбан бер төркем җирле иҗатчыларга аларның шигырьләре
чыккан «Казан утлары»н (быелгы 4 нче сан) бүләк итте, шигырьләрен
укыды. Редакция хезмәткәре, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина журналны
цифрлаштыру, аның заманча форматлары турында сөйләде. Үзе дә байтак
еллар «Казан утлары» журналы редакциясендә эшләгән сатирик-язучы, автор-
башкаручы Алмаз Хәмзин шигырьләре, җырлары белән шатландырды. Аннары
«Салават күпере» иҗат берләшмәсе әгъзалары үзләренең иҗатлары белән
таныштырды. Бәйрәмне Лилия Саттарова алып барды.

Фотоларда: (архивтан)

  1. Алмаз Хәмзин.
  2. Рафис Корбан җирле иҗатчыларга
    аларның шигырьләре чыккан
    «Казан утлары»н бүләк итә.
  3. «Татарстан-Яңа гасыр»
    телеканалы журналисты
    Илзирә Юзаева (сулдан икенче)
    Кукмараның шигъриятне, җыр-
    моңны яраткан кешеләре белән
    әңгәмә үткәргәннән соң.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев