Фото
«Казан утлары» архивыннан фотолар
Рәхим итеп, карагыз!
- Карл Фукс (нем. Karl Friedrich Fuchs)
(1776–1846) – табиб, ботаник,
этнограф, археолог, нумизмат. Казан
университетының атказанган профессоры
һәм ректоры (1823, 1825–1827). Татар
халкына медицина ярдәме күрсәтүдә зур өлеш
керткән шәхес. Казан үзәгендәге сквер аның
исемен йөртә. - Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин
улы Мәрҗани) (1886–1937) – күренекле
татар язучысы, журналист,
публицист, тәрҗемәче, татар
әдәбиятында тарихи роман
жанрына нигез салучыларның берсе.
1934 елдан СССР Язучылар берлеге
әгъзасы. 1937 елда милләтчелектә
гаепләнеп кулга алына, романнарның
кулъязмалары конфискацияләнә һәм
соңыннан юкка чыгарыла. 1937 елда
Мәхмүт Галәү атып үтерелә.
Төп иҗатына килгәндә, «Болганчык
еллар» («Ил тыныч чакта»),
«Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә»)
романнары бүгенге көндә татар
әдәбияты хәзинәсенең мөһим
казанышларыннан санала. - Хәлил Гали улы Әбҗәлилов
(1896–1963) – күренекле
татар совет драма актёры,
режиссёр, СССРның халык
артисты. 1918–1920 елларда
Оренбургтагы «Көнчыгыш
театры»н оештыручы һәм
режиссёрларының берсе.
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-
Волжская, Габдулла Кариев,
Гөлсем Камская кебек мәшһүр
артистларның замандашы.
Казандагы үзәк урамнарның
берсе аның исемен йөртә. - Атилла Расих
(1915–1996) – язучы,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты. - Мидхәт Мөхәммәт улы Миншин (1936–2009) – язучы һәм
журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган
мәдәният хезмәткәре. Төп хезмәте Татарстан
радиосы белән бәйле. - Язучылар, журналистлар, сәнгать эшлеклеләре милли республикалар буйлап зур сәяхәткә чыгар
алдыннан. Беренче рәттә (сулдан уңга): Газиз Иделле, Мирсәй Әмир, Гадел Кутуй, Һади Такташ,
Демьян Фәтхи; икенче рәттә: Закир Гали, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Кави Нәҗми;
өченче рәттә: Зариф Бәшири, Исмәгыйль Рәми, Гавриил Беляев, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин,
Лев Рубинштейн, Галиәсгар Камал, Салих Сәйдәшев, Шакир Шамильский. Казан, 1929 ел.
Әлеге фотосурәттәге затларның күбесе – «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналы белән
хезмәттәшлек иткән шәхесләр.
Фото: архивтан
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев