Логотип Казан Утлары
Фото

«Казан утлары» архивыннан

Архив фотолары

  1. Һади Атласиның тууына – 150
    ел (1876–1938). Тарихчы, педагог
    һәм җәмәгать эшлеклесе,
    көрәшче. Икенче чакырылыш
    Россия империясе Дәүләт думасы
    депутаты. Репрессияләнә
    (1929–1934, 1936–1938) һәм атып
    үтерелә.
  2. Габдулла Тукайның 89 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы утырыш президиумы.
    Сулдан уңга: Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Мирсәй Әмир,
    Нәҗип Асанбаев, Ренат Харис, Фатих Хөсни, Равил Фәйзуллин. 1975 ел.
  3. Шагыйрь, Татарстан
    Республикасының атказанган
    сәнгать эшлеклесе Харрас Әюпов
    (1946–2008).
  4. Надир Әлмиев. Рәссам, график, Татарстан
    Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,
    ТР Мәдәният министрлыгының Б.Урманче
    исемендәге, Татарстанның Г.Тукай исемендәге
    Дәүләт премияләре лауреаты, легендар җырчы
    Усман Әлмиевнең улы.
  5. «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналының актив авторлары – әдипләр:
    Мәҗит Гафури, Һади Такташ, Галиәсгар Камал. 1920 нче еллар уртасы.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев