Логотип Казан Утлары
Фән

Татар телендә аңлатмалы сүзлекләр

Соңгы алты томлык аңлатмалы сүзлек җәмгыятьтәге катлаулы мәсьәләләрне күздә тотып төзелгән. Өч томлык аңлатмалы сүзлек фәнни әйләнешкә кереп киткәннән соң, җәмгыятьтә татар тел үсешенә тәэсир итәрлек зур вакыйгалар булып узды.

Хәзерге вазгыятьтә татар теле өлкәсендә эшләүче белгечләрнең бурычы – җәмгыятьтә телебезгә булган ихтыяҗны күтәрү, аның кулланылышын һәм дөрес кулланылышын тәэмин итү. Эшкәртелгән әдәби тел иң элек сүзлекләрдә туплана һәм саклана. Чуваш белгечләре Николай Ашмарин сүзлеген чуваш телен саклаудагы ролен югары бәялиләр, хәзерге вакытта чуваш теленең ул сүзлек дәрәҗәсендә сакланмавын, телне торгызуда бу сүзлекнең роле зур булуын әйтәләр. Әлбәттә, бүгенге глобальләшү чорында татар теле дә зур югалтулар кичерә. Туган телдә, ана телендә сөйләшү, бигрәк тә яшьләр арасында, хәтта авылларда да кими бара. Телне өйрәнүне гаиләгә йөкләгән чыгышларны еш ишетергә туры килә. Әмма безгә татар теленең өйдә кулланылган сөйләм теле дәрәҗәсендә генә саклануы җитми, аның бай язу традицияләре, гасырлардан килгән эшкәртелгән әдәби формасы бар. Хәзерге вазгыятьтә язу традицияләрен, әдәби телне югалту куркынычы көннән-көн үсә бара. Туган телне тәшкил иткән лексик база телнең формалашу үзенчәлекләрен, шул телне кулланган халыкның тарихын, аның дөньяны танып белүдәге логикасын, цивилизациясе дәрәҗәсен ачып бирә ала, ягъни миллиятнең ачылышы, халыкның рухияте, мәдәнияте, теленең үзенчәлекләре, эшкәртелү дәрәҗәсе, аның сыгылмалылыгы сүзлекләрдә тупланган әдәби телен билгеләгән сүзләре аша чагылыш таба. Аңлатмалы сүзлекләр исә – телдәге башка сүзлекләр арасында иң мөһиме һәм иң кыйммәтлесе. Алар халыкның матди һәм рухи үсеш юнәлешләрен, яшәү рәвешен, мәдәниятлелек дәрәҗәсен, башка халыклар белән икътисади-мәдәни бәйләнешләрен, аның бөтен тарихы барышында тупланган сүзләре аша күрсәтә ала, чөнки тупланган сүзлек хәзинәсе шул телдә сөйләшкән халыкның иҗтимагый эшчәнлеге, яшәеше, аның буыннан-буынга күчә барган тәҗрибәсе белән турыдан-туры үрелеп бара. Сүзлекләр аерым бер фәнни даирә өчен генә түгел, ә киң даирә – татар телендә сөйләшкән, аны камилрәк өйрәнергә теләгән кулланучылар өчен төзелә. Җәмгыятьтә мондый төр сүзлекләргә ихтыяҗ халыкның тел культурасы билгеле бер дәрәҗәгә ирешкәннән соң гына барлыкка килә ала. Бер яктан, шул телдә сөйләшкән халыкның тел хәзинәсен туплап, аны нормалаштыру зарурияты җитлегергә, ә икенче яктан, телне лексикографик тасвирлау өчен тиешле күләмдә сүз байлыгы тупланып җитешкән булырга тиеш. Милләтнең аңлатмалы сүзлеге төзелгән булу үзе үк аның югары мәдәнияткә ия булуын күрсәтә. 

Татар лексикографиясендә аңлатмалы сүзлекләр төзү эше шактый бай һәм ерак тарихка ия. Беренче тапкыр татар телендә тулы аңлатмалы сүзлек төзү идеясе Казан университетының гарәп һәм фарсы телләре белгече профессор Франц Эрдман тарафыннан 1829 елда тәкъдим ителгән. Ул үзе аның 12 параграфтан торган программасын эшләгән. Анда сүзләрне бирү тәртибе, кайсы телдән алынуы, сүзләрне сайлап алу принциплары, мәгънәләрне аңлату һәм аларга мисаллар, фразеологизмнар бирү каралган булган. Программада татар сүзләрен рус һәм латин телләренә тәрҗемә итү дә күздә тотылган. Аның бу проекты университет советында тикшерелгән һәм уңай бәя алган, ләкин ул чорда кадрлар җитешмәү сәбәпле, бу идея тормышка аша алмый калган. Хәзерге вакытта Франц Эрдман документлары Казан университетының Н.Лобачевский исемендәге китапханәсендә сирәк китаплар бүлегендә 4391 нче номер белән саклана. Франц Эрдман тарафыннан беренче тапкыр татар теленең тулы лексикасы белән фәнни кызыксыну, аны аңлатмалы сүзлеккә туплап бирү ихтыяҗы барлыгы көн тәртибенә куелган.

Бу зур, җаваплы эшкә, беренче булып, үз чорының алдынгы карашлы фикер иясе, зур галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри алынган. Телче буларак ул тел белеме һәм сүзлекләр төзү эшендә шулкадәр күп, катлаулы һәм бик тә әһәмиятле эшләр башкарган ки, бу өлкәдә ул кагылмаган, ул хезмәт күрсәтмәгән бер генә тармак та калмаган. Аның татар теленең сүзлек составын туплап өйрәнүгә багышланган әһәмиятле хезмәтләреннән берсе «Ләһҗәи татари» – татар теленең ике томлык беренче аңлатмалы сүзлеге. Сүзлекнең I томы (226 бит) – 1895 елда, II томы (106 бит) 1896 елда университет типографиясендә басылып чыккан. К. Насыйри – гарәп, фарсы, төрек сүзләре урынына язма телдә татар теленең үз сүзләрен куллану кирәклеген беренче күтәреп чыккан галим. Татар теле эшләнмәгән булуы белән генә йоклаган хәлдә, фикерне тапшыра алуда бер генә телдән дә ким түгел дигән ул (Насыйри, 1974: 33). Фән теле – гарәп телендә, шигърият теле фарсы, госманлы төрек телендә булган чорда, аның язма тел татарның үз теленә нигезләнергә тиеш дигән заманыннан күпкә алдынгы карашлары замандашлары тарафыннан кискен тәнкыйть ителгән, кире кагылган. К. Насыйри төзегән ике томлы «Ләһҗәи татари» – телебезнең бай, куллану мөмкинлегенең киң булуын беренче дәлилләгән сүзлек. Бу сүзлек татар телендә генә түгел, ә бөтен төрки телләр тарихында беренче аңлатмалы сүзлек булуы белән дә әһәмиятле. 

XX гасыр башында аңлатмалы сүзлекләр төзү эше яңа бер баскычка күтәрелгән. Ул халык хәтереннән җуйдырылган татар тел галиме, тәнкыйтьче, әдәбият белгече, педагог Җамал Вәлиди исеме белән бәйле.

Җ.Вәлиди җәмгыятьтә барган үзгәрешләр беренче чиратта сөйләм теленә, аның лексик составына тәэсир итүен күрә. Телдәге үзгәрешләр иҗтимагый вакыйгаларга бәйле рәвештә сикерешләр белән үсүен әйтә. 1905, 1917 елгы революцияләр чоры – «мөддәте ягыннан кыска, ләкин мәгънәсе ягыннан зур булган ара» телдә бик күп үзгәрешләр китереп чыгаруын, ә бу үзгәрешләр язма әдәби телдә чуарлык барлыкка килүгә сәбәпче булуын дәлилли. Шул сәбәптән яңа чор әдәби телен нормалаштыру бурычы барлыкка килүен күрә, ә бу эшне татар теленең тулы аңлатмалы сүзлеген төзүдән башларга кирәклеген әйтә. К.Насыйри сүзлеге төзелгән чорда татар теленә төрек, гарәп, фарсы телләре йогынтысы зур булу сәбәпле, анда алынмаларның күплеген анализлый. Революцияләр чорында язылган өндәмә, прокламация, листовкаларның, газеталарның теле аңлаешлы булсын өчен, гади халык теленә якынаюын, русчадан китерелгән тәрҗемәләр аша телдә рус сүзләре күбәюен, әдәбиятка килгән яңа буын каләм осталарының да күбрәк гади халык телендә язуын күзәтә. Аларны телнең сүзлек составын нык үзгәрткән төп сәбәпләр дип билгели. Кыска вакыт эчендә телнең ике дәвер теленә әверелүен әйтә. «Лөгать китаплары – үзләре язылган дәвернең көзгесе булырга, ягъни шул вакыттагы телне төгәл чагылдырырга тиеш» дип, телдәге үзгәрешләрне эченә алган яңа «Татар теленең тулы сүзлеге»н төзү кирәклеген дәлилли. Шул нигездә сүзлекнең беренче томы 1927, 1929 елларда ике кисәк булып басылып чыга. Җ.Вәлиди татар лексикографиясе тарихында беренче булып сүзлек төзү эшенең фәнни принципларын эшли. Иң элек эшне картотека җыюдан башлап җибәрә. Сүзлекне аңлатмалы итеп төзү әдәби телне нормалаштыруда кулайрак булачагын әйтә. Сүзлекчәне туплаганда, галим биреләчәк сүзләрне лексик һәм грамматик мәгънәләргә бүлеп карауны шарт итеп куя. Җ.Вәлиди бары лексик мәгънәгә ия сүзләр генә сүзлектә теркәлә ала дип басым ясый. Фигыль бирелешенә махсус туктала. Аларның юнәлеш формаларын тулысынча күрсәтеп, төп фигыль аша аңлату кирәклеген әйтә. Кайбер юнәлеш кушымчасы алган фигыльләрнең мөстәкыйль мәгънә белдерүенә игътибар итә. Сүзлектә бу мәгънәләрне аерып күрсәтү кирәклеген әйтә. Аерым мөстәкыйль фигыльләрнең, ярдәмче фигыль функциясенә күчеп, тезмә фигыльләр ясый алу мөмкинлеген дә барлый һәм аларны аерым тел берәмлеге буларак терки. 

Күренгәнчә, Җ.Вәлиди бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган зур фәнни хезмәт яза. Ул беренче тапкыр аңлатмалы сүзлекләр төзү принципларын эшли. Бүгенге көндә дә Җ.Вәлиди билгеләгән принциплар аңлатмалы сүзлекләр төзүдә нигез булып кала. Сүзлек, авторның әйтүенчә, 1925 елга китап булу дәрәҗәсенә җитешкән булса да, аның хаксызга репрессияләнүе сәбәпле сүзлек материаллары да кулга алына һәм юкка чыгарыла, икенче том шул рәвешле чыкмыйча эзсез югала. 

Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эше Җ.Вәлидидән соң бары 1950 елларда гына кабат яңара. Ул чорда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына караган Тел, әдәбият һәм тарих институтында Гаян Сафуанович Әмиров җитәкчелегендә лексикография бүлеге оеша. Аңлатмалы сүзлек төзү буенча Нәкый Исәнбәт, Фазыл Фасеев яңа проектлар тәкъдим итә. 1958 елда, «татар теленең сүз байлыгын тормышның барлык өлкәләреннән дә мөмкин кадәр тулырак җыеп алуны тәэмин итү» максаты белән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүгә сүзләр җыю өчен лексикологик сораулык» эшләнә. Аны тел белгече Ф.Фасеев төзи, күренекле тел галиме, профессор Латыйп Җәләй редакцияли. Сораулыкта аңлатмалы сүзлектә тупланырга тиешле сүзләр дүрт тематик төркемгә бүлеп карала: «1. Табигать; 2. Кеше; 3. Җәмгыять; 4. Танып белү һәм фәннәр». Иң беренче максат итеп аңлатмалы сүзлек төзү өчен аеруча мөһим булган картотека базасын туплау эше куела. Бу эшкә җәмәгатьчелек тәртибендә Татарстан, Башкортстан республикалары, Пермь, Ульяновск, Куйбышев өлкәләрендәге татар мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, студентлар, тел белән кызыксынган аерым кешеләр тартыла. XIX-XX гасыр татар әдәбияты классикларыннан, иҗтимагый-сәяси әдәбияттан, башка халыкларның күренекле язучыларының тәрҗемә әсәрләреннән, кайбер закон, указлар, мәктәп дәреслекләре, татар телендә язылган сәяси һәм фәнни-популяр хезмәтләрдән, татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән иллюстратив материал җыю эше башланып китә. Бу эш 1958 елдан алып 1963 елга кадәр эзлекле дәвам итә. Нәтиҗәдә, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел бүлегендә миллионлап сүздән торган картотека базасы туплана. Сүзлекнең инструкциясе 1964 елда басылып чыга. Анда алда төзеләчәк сүзлекнең төп принциплары эшләнә һәм турыдан-туры сүзлек төзү эше башланып китә. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең I томы – 1977 елда, II томы –1979 елда, III томы 1981 елда басылып чыга. Ул татар әдәби теленең XIX–XX гасыр эчендә гомумкулланышта булган сүз һәм фразеологик байлыгын туплап бирә. Аны эшләүдә танылган тел галимнәре Искәндәр Абдуллин, Фуат Ганиев, Мөгафә Мөхәммәдиев, Галимҗан Ахунҗанов, Рифкать Әхмәтьянов, Шифа Ханбикова, Камил Сабиров, Солтания Вахитова, Фәтхия Газизова, Лена Гайнановалар катнаша. Сүзлек Ләйлә Мәхмүтова, Мөгафә Мөхәммәдиев, Камил Сабиров редакциясендә дөнья күрә. Үз вакыты өчен саллы, эчтәлеге һәм эшләнеше белән мөкәммәл булган бу аңлатмалы сүзлекнең төзелеп басылып чыгуы гомумтюркология күләмендә татар лексикографиясенең яңа зур уңышы, янә бер югары баскычка күтәрелүенең ачык дәлиле булып тора. Хәзерге вакытта да сүзлек киң кулланышта булуын дәвам итә. 

Аңлатмалы сүзлекләрне төзү үзенчәлеге шунда, алар үзләрендә теркәлгән һәр сүзнең мәгънәсен яки мәгънәләрен аңлатып бирү максаты белән эшләнә. Ике яки аннан да артык сүз ярдәмендә ясалган күпсоставлы атамалар (кушма һәм тезмә сүзләр) һәм фразеологизмнар да мондый төр сүзлекләрдә аңлатмалары белән урын ала. Гадәттә, мондый сүзлекләрдә сүзнең кулланылыш даирәсе күрсәтелә, гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә һәр тел берәмлегенең фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре нормалаштырыла. Алынма сүзләрнең бары тик шул телдә кулланылган мәгънәләре генә китерелә. Күпмәгънәле сүзләрне шәрехләгәндә, аның бөтен семантик кыры исәпкә алына. Мәгънәләрнең бирелеш тәртибе аларның әдәби телдәге кулланылыш ешлыгыннан чыгып билгеләнә, мәгънәләр арасындагы логик эзлеклелек һәм генетик бәйләнеш мөмкин кадәр сакланырга тырышып урнаштырыла. Конкрет мәгънәләр абстракт мәгънәләрдән алданрак бирелә. Сүзнең күчерелмә мәгънәләре дә туры мәгънәдән соң китерелә. Аерым очракларда, максатка ярашлы рәвештә, әдәбиятта еш очраган диалекталь, борынгы сүзләр, мәгънәне тулырак ачу өчен кайбер сүзләрнең кулланыштан төшеп калган беренчел искергән мәгънәләре күрсәтелә. Әлбәттә, тел ул иксез-чиксез дәрья кебек, аның барлык сүз байлыгын тормышның бөтен өлкәләреннән тулысынча җыеп бетерү мөмкин түгел һәм шул ук вакытта тел туктаусыз үсеш-үзгәрештәге җанлы организм да. Шуңа күрә аңлатмалы сүзлекләр, бер яктан, тулылыкка омтылсалар, икенче яктан, үзеннән-үзе чикләнергә мәҗбүр була, чөнки бу төр сүзлек тел үсешенең аерым бер этабын – үзе төзелгән чорны гына чагылдырырга тиеш. 

Соңгы алты томлык аңлатмалы сүзлек җәмгыятьтәге катлаулы мәсьәләләрне күздә тотып төзелгән. Өч томлык аңлатмалы сүзлек фәнни әйләнешкә кереп киткәннән соң, җәмгыятьтә татар тел үсешенә тәэсир итәрлек зур вакыйгалар булып узды. Ул республикадагы тел сәясәте, татар теленең Конституциядә дәүләт теле дип беркетелүе белән башланган иде. 1992 елның 8 июлендә Югары Совет Татарстан телләре турындагы законны раслады. Рус һәм татар телләре Татарстанда дәүләт телләре дип игълан ителде. 1994 елның 20 июнендә бу законны тормышка ашыру юлларын билгеләгән «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы» кабул ителде. XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы халыкара мәйданда да, ил күләмендә дә татар халкының активлашуы, бу чорның сәяси-икътисади, иҗтимагый, мәдәни һ.б. күптөрле вакыйгаларга бай булуы, фән - техниканың сизелерлек алга китүе, милләтебезнең халыкара элемтәләр, багланышлар, үзара аралашуларны шактый нык арттыруы белән аерылып тора. Милли активлыкның көчәюе белән бәйле вазгыять беренче чиратта сөйләм теленә йогынты ясады. Тормышта булган үзгәрешләр иң элек телнең сүзлек составында, аның лексик системасында чагылыш тапты. Тел үз мөмкинлекләре исәбенә дә (мәс., алгарыш, барлама, беркетмә, кертем, колакса, көнүзәк, күчермә, суыткыч, танык, тукталыш, туңдырма, ышанмалык, эшмәкәр, юллама һ.б.), искергән сүзләрне торгызу (мәс., әдернә, багавыл, байса, даруханә, җепкыр, йот, кизү, салым, тамгаханә һ.б.) һәм диалектизмнар (мәс., аклан, аукан, ашык, әнәчә, әпә, әптәчи, багу, байкау, игәч, кактөш, очсыз, пима, рәеш, ырам һ.б.) исәбенә дә баеды. Сүзләрнең кайбер мәгънәләре үзгәрде, йә аерым сүзләрнең мәгънәләре киңәеп (мәс., байтар, бәйге, кавырсын, көндәш, мөнбәр, тугра, шәкерт һ.б.) кулланышка кереп китте, йә кайбер мәгънәләре төшеп калды, кайбер гарәп һәм фарсы сүзләре (мәс., аять, әбәдән, әбәди, әҗнәби, җөмһүрият, иганә, икътисад, рәсүл, сөннәт, табиб, шәкел, шәрех һ.б.) кабат кулланышка кайтты, Европа телләреннән яңа сүзләр (мәс., акция, байкер, байт, бармен, биржа, бонус, ваучер, девальвация, дотация, дивиденд, дилер, ипотека, корпорация, кросс, менеджер, референдум, фермер, фирма һ.б.) керде. Лексик составта яңа сулыштагы зур катлам барлыкка килде. Табигый ки, бу үзгәрешләрне яңа сүзлекләрдә, бигрәк тә аңлатмалы сүзлектә чагылдыру кирәк иде. Бу бурычны үтәү максаты белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан яңа алты томлык аңлатмалы сүзлек төзелеп, кулланышка тәкъдим ителде. Сүзлекне төзүдә И.И. Сабитова, О.Н.Галимова, Ф.И. Таһирова, Р.Т. Сәфәров, А.Ә. Тимерханов, Э.И. Сафина, Г.Г. Саберова, Ф.Ф.Гаффарова, Р.Р Абдуллина, А.М. Сәгыйтова, А.Ф. Гайнетдинова, Ф.М. Газизова, Г.Р. Сәмирханова, Л.Ш. Шәмсетдинова, Ф.А. Кушлекова, Ю.Ф. Борһанова, Г.Д. Фәтхетдинова, И.Җ. Едиханов катнаштылар, сүзлекне редакцияләүне Ф.И. Таһирова, Р.Т. Сәфәров, Ф.Ф. Гаффарова, Г.Г. Саберова башкарды. 

Соңгы төзелгән алты томлык аңлатмалы сүзлек алдагы өчтомлыктан беренче чиратта үзенең күләме, тупланган лексик берәмлекләрнең, фразеологизмнарның саны белән аерылып тора. Әлеге яңа зур сүзлекнең бурычы хәзерге татар әдәби теленең киң кулланышта йөргән лексик байлыгын һәм фразеологиясен мөмкин кадәр тулырак туплап чагылдыру; гомуми кулланышта булган сүзләргә, тотрыклы берәмлекләргә, аларның мәгънәләренә, мәгънә төсмерләренә мөмкин кадәр тулы һәм төгәл аңлатмалар бирү; кулланылышка кереп киткән яңа сүзләрне яки сүзләрнең яңа барлыкка килгән мәгънәләрен ачыклау; аларның грамматик табигатен, стилистик төсмерләрен дөрес билгеләү; кулланылыш үзенчәлекләрен барлау; матур әдәбияттан, иҗтимагый-сәяси, публицистик, фәнни-популяр язмалардан, фольклор әсәрләреннән, дәреслекләрдән, вакытлы матбугаттан алынган мисаллар белән дәлилләү билгеләнә. 

Алда чыккан аңлатмалы сүзлекләрдән аермалы буларак, алтытомлыкта татар теленең күп составлы лексик берәмлекләре (тезмә сүзләр), компонентлары аерым язылса да, мөмкин кадәр тулырак туплап бирелгән. Алдагы сүзлекләрдә аналитик юл белән ясалган сүзләр беренче сүз принцибы белән баш сүз оясында китерелгән иде, анда да тулысынча түгел, чикләнгән күләмдә генә иде. Ә бу аңлатмалы сүзлектә алар мөстәкыйль тел берәмлеге буларак исәпкә алынган һәм алфавит тәртибендә үз урыннарында китерелгән, чөнки алар баш сүз мәгънәсе белән һич уртаклыгы булмаган өр-яңа төшенчәне атыйлар, үзләре мөстәкыйль лексик берәмлек булып торалар. Төрки телләргә хас булган борынгыдан килгән сүз ясалышының аерым бер төрен билгелиләр. Алар күбесенчә ботаникага (мәс., ак әрем, ат кузгалагы, аю баланы, әби чәче, бабай баш, бака сакалы, баллы чәчәк, давыл чәчәге, елан көпшәсе, ишәк колагы, каз үләне, камыр агачы, пәри уты, саз җиләге һ.б.), анатомиягә (мәс., балан бармак, баш капкачы, казык теш, күз алмасы, оча сөяге, тез капкачы, сукыр эчәк һ.б.), зоологиягә (мәс., ак аю, баба кош, байгыш күбәләге, гөберле бака, дала мәчесе, диңгез козгыны, елак карчыга, ефәк күбәләге, зәһәр елан, кайры корты, камыш тургае, көяз тургай, кыр тавыгы, тәвә кошы һ.б.), күк җисемнәренә (мәс., Җидегән йолдыз, Иләк йолдыз, Киек Каз Юлы, Тимерказык йолдызы һ.б.), төрле авыруларга (мәс., бума ютәл, бүре уы, көзән җыеру, күкрәк бакасы, күрә карау, тамак бакасы, тамыр чире, тимгелле тиф һ.б.), элекке эш коралларына (мәс., әби кабасы, буй пычкы, гөбе таягы, каба агачы, камыт бавы, көре кылычы, тәкә чана, төрән сабан һ.б.), кул хезмәте белән бәйле эшчәнлеккә (мәс., көлтә бавы, кузла җөе, кырык теш һ.б.), мифологиягә (мәс., абзар иясе, арыш анасы, йорт иясе, кыр атасы, су анасы һ.б.), этнографиягә (мәс., җанаси кертү, каз өмәсе, карга боткасы, кендек әбисе, килен төшерү, коба җыры, тәвәккәл бүрек һ.б.) караган халык атамалары. Елдан-ел кулланыштан төшеп онытыла барганга күрә халык атамаларын сүзлекләрдә теркәп калдыру зур әһәмияткә ия. Ботаника, зоология атамалары үзләренең классификациясе – семьялыклары, отрядлары күрсәтелеп бирелгән. Сөйләшләрдә бу атамалар төрлечә әйтелгәнгә аларның русчага тәрҗемәләре китерелгән (зәрдә ... русчасы: сныть; баба кош ... русчасы: пеликан; бәртәс ... русчасы: язь; бөгәлчән ... русчасы: слепень; илек ... русчасы: косуля һ.б.). 

Татар телендә ярдәмче фигыльләрнең, исем һәм башка сүз төркемнәренә караган сүзләр белән килеп, тезмә фигыльләр барлыкка китерүе сүз ясалышының аерым бер төре булып тора. Сүзлектә исәпкә алынып алфавит тәртибендә китерелгән тагын да зур бер катламны шушы калып белән ясалган тезмә фигыльләр тәшкил итә (мәс., аза кубу, азат итү, аймыл булу, ант итү, ах-ух килү, әҗе-гөҗе килү, әрәм-шәрәм итү, бар кылу, боз сугу, бүләк итү, быт-быт килү, ваз кичү, вәгъдә итү, вәйран булу, гаҗиз калу, газап чигү, гаиб булу, гамәл итү, гөр килү, ду кубу, жу итү, җик чигү, камыт сугу, карар кылу, каза кылу, кизү тору, кым-кырыч килү, мәҗбүр итү, насыйп булу, ният кылу, тар-мар итү, юк итү, юш килү, ярдәм итү һ.б.). Аларны мөстәкыйль сүз буларак алфавит тәртибендә үз урыннарында күрсәтү, һичшиксез, тел байлыгыбызны тулырак ачыклауда сүзлекнең уңышлы ягы булып тора. Бу берәмлекләр телебездә һәрдаим тулы мәгънәле мөстәкыйль сүз буларак кулланылсалар да, моңа кадәр сүзлекләрдән читтә калып килгән. Димәк ки, телебезнең байлыгы да тулысы белән чагылып бетмәгән булып чыга. 

Конверсия күренеше дә, ягъни бер сүз төркемендәге сүзнең икенче бер сүз төркеменә күчеп, шул сүз төркеменә хас функция үти алу үзлеге, әлеге хезмәттә эзлекле рәвештә һәм киң чагылыш тапкан.

Фигыльләр сүзлектә төп юнәлеш формасында теркәлгән, фигыль юнәлешләре телнең грамматик төзелешенә караган булу сәбәпле махсус күрсәтелмәгән. Татар телендә кайбер фигыль юнәлешләре өстәмә лексик мәгънәгә ия. Андый фигыльләрнең юнәлеш формалары сүзлектә түбәндәгечә китерелгән: беренче грамматик мәгънәсе төп фигыльгә җибәреп күрсәтелгән, ә лексик мәгънәләргә аңлатмалар бирелгән (мәс., ашалу ф. 1) төш. юн. к. ашау (1 мәгъ.)...; 2) кояш, җил, су яки башка нәрсәләр тәэсиреннән бозылу, үзгәрү. ...; 3) кыршылу, кырылу, ышкылу, тузу. ...; кайралу ф. 1) төш. юн. к. кайрау. ...; 2) күп ышкылудан ялтырап тору. ...; 3) күп ышкылып яки нык кысудан кыршылу. ...; 4) күч. үткенләнү, шомару; күпне күреп тәҗрибә туплау. ...; һ.б.). 

Алты томлык аңлатмалы сүзлекнең тагын бер яңалыгы – кайбер мөстәкыйль фигыльләрнең, башка мөстәкыйль фигыльләр белән килгәндә, ярдәмче фигыль функциясенә күчеп, тезмә фигыльләр барлыкка китерүен күрсәтү. Сүзлектә тезмә фигыльләр ясауда катнаша торган фигыльләр буларак алу, ату, бару, бетерү, бетү, бирү, җибәрү, җиткерү, җитү, йөрү, калу, карау, керү, килү, китү, кую, салу, тору, төшү, узу, утыру, чыгару, чыгу, язу, яту сүзләре китерелә. Алар тезмә фигыльләрдә төп фигыльгә өстәмә яңа мәгънә төсмере алып килә, аның мәгънәсен ачыклый төшә, конкретлаштыра (мәс., җитдиләнеп китү; кисәтә килү; көчәя бару; куркып тору; күреп калу; оялып кую; укып бару; яктыра төшү һ.б.). Сүзлектә тезмә фигыльләрнең мәгънәсенә бирелгән аңлатмада төп игътибар нигез фигыль мәгънәсен ачыклауга түгел, ә ярдәмче фигыльнең нигез фигыльгә нинди йогынты ясавын, гомуми мәгънәгә нинди өстәмә кертүен аңлатуга юнәлтелгән (мәс., кабатлап чыгу башыннан ахырына кадәр (бөтенесен дә), яңабаштан кабатлау ...; кайтып йөрү һәрвакыт, даими, гел кайту ...; күтәрелә бару торган саен ныграк күтәрелү ...; кычкырып кую кинәт, бер тапкыр кычкыру ... һ.б.) Кайбер тезмә фигыльләр компонентларының мәгънәләре суммасын тәшкил итәргә дә мөмкин: алып бетерү, йоклый башлау, ә күпчелек тезмә фигыльләр төп мәгънәгә яңа төсмер өстиләр, сөйләүчегә үз фикерен төгәлрәк, ачыграк белдерергә ярдәм итәләр: аптырап калу кинәт аптырау, югалып калу; әйтеп ташлау кинәттән, көтмәстән, әйтергә тиеш булмаганны әйтү; белдереп бару һәрберсенә, һәр очракны, даими белдерү; бүлеп чыгу бөтенесен бүлү, һәрберсенә дә бүлү; җанлана төшү беркадәр, бераз җанлану; кызарып китү кинәт, капыл кызару; күзәтеп йөрү һәрвакыт, даими күзәтү; һ.б. Бу фигыльләр тезмә фигыльләр ясаганда гына ярдәмче фигыльләргә әйләнәләр, ә аерым кулланганда мөстәкыйль фигыль, лексик берәмлек булып калалар. Бер нигездән ясалган бу тезмә фигыльләр сүзлектә алфавит тәртибендә аерым-аерым китерелмичә, семантик бәйләнешен күздә тотып һәм төп мәгънә уртаклыгын исәпкә алып, үзе ясалган төп фигыль оясында ярдәмче фигыльләрнең алфавиты белән теркәлгән. Сүзлектә тезмә фигыльләрне мондый рәвештә күрсәтү, һичшиксез, уңай күренеш. Тезмә фигыльләрне төп фигыль оясында бирү ярдәмче фигыльләрнең төп фигыль семантикасына ясаган йогынтысын күзәтергә, әйтергә теләгән фикерне төгәлрәк тапшыру юлларын ачыкларга, татар телен өйрәнүчеләр өчен татар теленең байлыгын, аның эчке мөмкинлекләрен тулырак ачарга һәм файдаланырга ярдәм итәр дигән караштан чыгып эшләнгән. 

Аңлатмалы сүзлекләр милләт тормышында һәм яшәешендә мөһим роль уйный. Ул шул телдә сөйләшүче халыкның белемен арттыруга, сөйләм культурасын үстерүгә хезмәт итә. Шуның өчен дә аны лаеклы рәвештә милләтнең мәдәниятлелек билгесе дип күрсәтәләр. Сүзлекләр – туган телнең бихисап зур хәзинәсе, аның танып белү коралы, милләтнең интеллектуаль үсешендәге күрсәткече. Аңлатмалы сүзлекләр үзенең укучыларын сүзләрне дөрес язарга һәм сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтә, туган телләрен тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итә.

Фирая ГАФФАРОВА,

филология фәннәре кандидаты.

 

"КУ" 11,2023

Фото: unsplash
 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу алты томлык безгә килеп ирешкәнче, гомернең дә бетеп куюы бар. Болай да җитмеш бишне үттем инде. Шуңа күрә алты томның да электрон нөсхәсен юнәтү мөмкинлеге булса иде. Тамыр сүзләр барысы да кереп бетте инде без (Шамил белән икәү) төзи торган халыкара аудиосүзлеккә (tt.forvo.com), хәзер сүзтезмәләрне һәм бигрәк тә тезмә фигыльләрне дә яздырып калдырасы иде исән чакта. Бу хакта берәр киңәш бирсәгез, мең рәхмәтле булыр идем. Адресым: citybya@gmail.com