Татар тарихыннан энҗе эзләүче галимә
Татар халкының күп кенә төркемнәре гасырлар дәвамында үз туган җирендә, асыл ватанында, әмма Казаннан, Татарстаннан читтә гомер итә. Без, мәркәздәгеләр, алар хакында күпмедер хәбәрдарбыз. Алар исә милли үзаңын, татар икәнлекләрен белеп, үз тарихын һәм мәдәниятен өйрәнеп, шулар белән горурланып яшәргә омтыла.
Татар халкының күп кенә төркемнәре гасырлар дәвамында үз туган җирендә, асыл ватанында, әмма Казаннан, Татарстаннан читтә гомер итә. Без, мәркәздәгеләр, алар хакында күпмедер хәбәрдарбыз. Алар исә милли үзаңын, татар икәнлекләрен белеп, үз тарихын һәм мәдәниятен өйрәнеп, шулар белән горурланып яшәргә омтыла. Ерак тарихка реконструкция ясап, читтәге милләттәшләребездә милли-мәдәни үзаң булдыруны да, аларның яшәешен, үткәнен һәм киләчәген – безгә танытуны да, иң беренче чиратта, аларның галимнәре, шулай ук мөгаллимнәре, сәнгатькярләре кайгырта. Татарстаннан еракта яшәп тә, татар тематикасы белән шөгыльләнүче гыйлем ияләре – дәвамчанлык җепләре өзелмәүне тәэмин итүчеләр алар!
«Казан утлары» журналы укучыларына тәкъдим ителә торган бүгенге кунагыбыз – Вильнюс университетының филология факультетында эшләүче дөньякүләм танылган галимә, ачык йөзле гыйлем иясе Галина Мишкинене шундый гаҗәеп затларның берсе. 600 елдан артык элеккеге Литва Бөек кенәзлеге җирләрендә яшәгән татарларның нәсел кыйпылчыгы, дәвамчысы ул[1]. Үзенең гомерен бабаларының язу тарихын өйрәнүгә багышлаган шәхес.
1966 елның 29 апрелендә литва татарлары гаиләсендә кыз бала туа, исем кушып азан әйткәндә, Галифә дип тәгаенлиләр. Үзенең гаиләсен Галифә-Галина Александрович гадәти, традицион татар гаиләсе дип атый: монда үзләренең тарихын, мәдәниятен яхшы беләләр, дини йола-гадәтләрне башкаралар. Әбисе Елена Полторжицкая ягына карасаң, аның әтисе Александр Полторжицкий – хәрбиләрдән (гомумән, Литва Бөек кенәзлегендә яшәгән татарлар – борынгыдан шәүкәтле сугышчылар!), әнисе Мәрьям Полторжицкая – гаилә учагын саклаучы, үзенең һәм башка балаларны Коръән укырга, дини йола-гадәтләргә өйрәтүче мөгаллим, аларны биредә «хуҗа» дип атыйлар. Бабасы Мостафа Александрович бала вакытта ук (6 яшендә) ятим кала, күп авырлыкларны җиңеп, күн эшенә керешеп китә, күн эшкәртүче иң мәшһүр татар осталарыннан була. Гаилә Литваның көнчыгышында урнашкан Игналино шәһәрендә яши. Татарларга хас булганча, балаларының гыйлемле булуын, югары белем алуын максат итеп куялар. Галинаның әнисе Тәнзилә Александрович (1945–1992), Вильнюс педагогика институтын биология һәм химия белгечлеге буенча тәмамлап, гомере буе Игналинодагы урта мәктәптә балалар укыта.
Галина Александрович 1983 елны мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Вильнюс университетына укырга керә. Гаиләдә кабул ителгәнчә, математик-техник юнәлешне сайлар дип уйласалар да, күрәсең, татар кызының язмышына үз милләтенең фәне белән шөгыльләнү язып куелган була! Аның юлына фәннәр докторы, профессор, һабил[2] Валерий Николаевич Чекмонас очрый. Әлеге харизматик шәхес йогынтысында Галина һуманитар өлкәне, Вильнюс университетының филология факультетындагы рус теле һәм әдәбияты белгечлеген сайлый. Бер ел укып, инде математика факультетына күчәргә җыенган бер вакытта, шул ук профессор В.Н. Чекмонас аңа үз бабалары (татарлар) тарихын өйрәнү һәм литва татарлары язмачылыгы белән шөгыльләнү тәкъдимен ясый. Профессорның сүзләре өйнең иң түрендә дини китапларны (Коръән, хамаилләр) күз карасыдай кадерләп саклаган, әби-бабай үрнәгендә барлык мөселман йола-гадәтләрен үтәп яшәгән гаиләдә хуплау таба.
Гомумән алганда, литва татарларының беркемнекенә дә охшамаган гарәп язулы китаплары XIХ гасырда фән даирәсендә кызыксыну уята. Үзләре «китаб» дип йөртә торган зур форматтагы, калын-күләмле, төрле мәгълүматларны үзенә туплаган, төрле телләр катыштырып, сәнгать әсәре дәрәҗәсендә матур-камил итеп язылган, халык тарафыннан яшәү кодексы кебек кабул ителә торган мондый китапларның серенә төшенергә теләп, алар хакында беренчел мәгълүматларны Генрих Флейшер (1838), Антон Мухлинский (1857) бирә.
Әмма шуннан соңгы вакыйгалар: Беренче Бөтендөнья сугышы, советлар килгәч, китаплар сакланган мәчетләрнең дә, диннең дә юкка чыгарылуы бу эшне өзә. Бары тик ХХ гасыр уртасында гына китаби тикшеренүләрне[3] этник беларусь, профессор, һабил-доктор Антон Константинович Антонович (1910–1980) Вильнюс университетында башлап җибәрә. «Хрущев җепшеклеге» биргән иректән файдаланып, университетның Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә эшләүче яшь галим 1953 елдан литва татарларының гарәп графикасындагы кулъязмаларын барлауга, өйрәнүгә керешә, аларны уку өчен бүген дә кулланылышта булган транслитерация системасын төзи, мондый кулъязмаларның күчермәләрен (барлыгы 24 китаб) университетта туплый. 1968 елны аның «Гарәп язуындагы беларусь текстлары, аларның график-орфографик үзенчәлекләре» дип исемләнгән монографиясе басылып чыга. Бу хезмәт үзенең язмышын литва татарлары язмачылыгын өйрәнү белән бәйләгән шәхесләр өчен «өстәл китабына» әйләнә.
Профессор А.К. Антоновичның шәхси аралашу даирәсенең киңлеге, тикшеренүчеләр арасындагы үзара ярдәмләшү һәм багланышлар әлеге тема белән кызыксынган галимнәр, фәнни оешмалар һәм төбәкләр өчен дә бергәләп эшләү-эзләнүләргә юл ача. 1964 – 1974 еллар аралыгында ул тюрколог-галимнәр Ә.Халидов, М.Мамедалиев, Р.Мозаффаров, Ә.Нәҗип, Ш.Мөхәммәдьяров белән тыгыз аралаша. Әйтик, галимнең Альберт Фәтхи белән хат язышуы аркасында фәнни җәмәгатьчелеккә литва татарлары кулъязмаларының Казан университеты Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклануы мәгълүм була. Болар, бер яктан, литва татарлары рухи мирасын фәнни өйрәнү кирәклеге хакында сөйлиләр. Икенче яктан, әлеге ядкәрләрнең татар язмачылыгында аерылып торуын, үзенчәлекле булуын, шуңа күрә аны өйрәнү-тикшерү өчен өр-яңа методика кирәклеген күрсәтәләр.
Менә шушы дулкында үзенә фәнни тема сайлаган Галина Александрович университетта профессор А.К. Антоновичны тере килеш очратмаса да, профессор В.Н. Чекмонасның остазлык ярдәме белән асылда Вильнюс университетында А.К. Антонович фәнни тикшеренүләрен дәвам итүче, олпат галим үз алдына куйган бурычларны акрынлап тормышка ашыра баручы булып чыга.
1998 елны, Вильнюс университетында докторантураны уңышлы төгәлләп, Галина Александрович «Литва татарларының бик борынгы кулъязмалары (Графика. Транслитерация. Тәрҗемә. Текстларның структурасы һәм эчтәлеге)» дигән темага диссертация яклый; ул 2001 елны монография булып басылып чыга. Бу урында мондый хезмәтне дөньяга китерү өчен гарәп язулы славян телле (иске беларусь һәм иске поляк) текстларны тикшерүчегә славян телләрен дә, гарәп һәм төрек, төрки телләрне дә белү таләп ителгәнлекне искәртергә кирәк.
Бүген инде бу өлкәдә күп кенә ачышлар ясалган икән, монда Галина Антоновнаның өлеше гаять зур. Ул кадерләп җыйнаган, барлаган, өйрәнгән кулъязма ядкарьләр халык хәтерендә сакланган мөһим тарихи фактларны тагын бер тапкыр раслый, шуның белән тарихи-мәдәни дөнья сурәтен тергезүгә дә ярдәм итә. Әйтик, мөселманнарның бу җирләргә кайчан күченүе билгеле булмаса да, аны Литваның Алтын Урда белән бәрелешләре көчәйгән, ул үзенә Смоленск һәм Чернигов тирәләрен буйсындырган XIII гасырның беренче яртысына (1238-1239) бәйлиләр. Кулъязмалар да шуны күрсәтә. Монда күченгән татарларның теле ике гасыр дәвамында җирле халык сөйләше һәм мәдәнияте белән катнаша. XVI гасырда инде халыкның зур күпчелеге татар телен югалтып, поляк, литва яки беларусь теленә күчә, әмма ислам динен саклый. XVI гасыр уртасында гарәп язуында беларусь кулъязмалалары, XVII-XX гасырларда – поляк текстлары язылу нәкъ менә лингвистик ассимилияция нәтиҗәсе була да инде.
Безнең көннәргә килеп җиткән кулъязма җыентыклар XVII-XIX гасырларга карый. Китаб дип аталган күләмлеләре ислам дине нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы турында сөйләп, дини йола-гадәтләрне аңлата, араларында мондый җыентыкларның кыскарак вариантлары да очрый (аларын ярымкитаб дип тә исемлиләр). Хамаил дип йөртелгән гарәп һәм төрки телләрдәге дога китапчыкларында мөселман вакыт әйләнеше, дога укып авырулардан дәвалау, төшләрне юрау кебек мәгълүматлар китерелә. Тәҗвид китапларында Коръән уку кагыйдәләре, тәфсирләрдә изге китапны шәрехләү һәм сүзен-сүзгә беларусь һәм полякча тәрҗемәләр урын ала. Кыйммәтле, матур итеп язылган китаблар һәр торак урын мәчетендә, калганнары – өйләрдә-гаиләләрдә саклана торган була. Бу кулъязмаларның гасырлар дәвамында халык өчен ислам мәдәниятен һәм милли яшәү рәвешен киләсе буыннарга тапшыру чыганагы булуы бәхәссез.
Татар кулъязмаларын өйрәнү Галина Антоновнага өр-яңа юнәлешкә – текстологик тикшеренүләргә – нигез салырга мөмкинлек бирә, мондый эшчәнлек исә беренчел асыл текстны, архетип-текстны ачыклау омтылышын ясарга юл ача. Бүген дә литва татарларын өйрәнүче тикшеренүчеләр алдында авторлык мәсьәләсе, текстларның язылу урыннарын ачыклау, аларның яшәү, тел үзенчәлекләрен, Шәрыктагы башка традицияләр белән бәйләнешләрен барлау кебек бурычлар әһәмиятле булып калсалар да, Вильнюс китабистика мәктәбе язмачылык мәсьәләсендә ныклы нигез һәм күзаллау булдырган инде.
Аерым алганда, галимнәр тарафыннан литва татарларының 300 кулъязмасы табылган, дәүләти яки шәхси коллекцияләрдәге тупланмалар тасвирланып, каталоглар төзелгән. Шәхси коллекцияләр буенча Е.И. Титавец мәкалә әзерләгән булса, Беларусь, Литва һәм Польшадагы дәүләти оешмаларда саклана торган кулъязмаларга тасвирламаны Г.Мишкинене ясый: 2005 елны үзенең укучылары Сигита Нававичюте һәм Екатерина Покровская белән бергәләп, ул «Литва татарларының гарәп язуындагы кулъязмалары каталогы»н төзеп бастыра!
Әлбәттә, китаби кулъязмаларны комплекслы өйрәнү, бу эшкә төрле фәннәр галимнәрен тарту өчен, аларның транслитерация ясалган тулы текстларын бастырып чыгаруны башкарырга кирәк була. Озак еллар бу эш хыял булып кала. Бу хыял бары тик 2009 елны, Галина Мишкинене тарафыннан әзерләнгән «Иван Луцкевич китабы – Литва татарлары мәдәнияте истәлеге» дип исемләнгән хезмәт нәшер ителү белән тормышка аша. Быел әлеге хезмәтнең тулыландырылган, текстлар тулысынча инглиз теленә тәрҗемә ителгән версиясе басылып чыгачак.
XVIII гасырның беренче яртысына караган әлеге кулъязма фәнни әдәбиятта тарихчы, археолог, библиофил Иван Луцкевич исемен йөртә, чөнки нәкъ менә ул әлеге кулъязманы XX гасыр башында Вильнюс өлкәсенең Кырык татар авылында тапкан булган. Китап күләмле, барлыгы 280 биттән тора, гарәп хәрефләре белән иске беларусь телендә язылган. Бу китапта ислам нигезләре, Рамазан ае, ураза вакытында ашарга тиешле ризыклар, намаз вакытлары турында бәян ителгән. Анда, шулай ук, әхлак нигезләре: мөселманнарның вазифалары, ятимнәрне кайгырту, ата-анага кадер-хөрмәт, кунакчыллык, яхшы һәм начар тәрбия, гаилә тормышы, эчкечелек турында да, Коръән һәм мөселманнарның гореф-гадәтләре хакында да анык язылган. Галина Антоновна бу юнәлештә беренче булып, факсимиле белән янәшә, һәм славян, һәм гарәп, һәм төрки телле текстларның транскрипциясен, иске беларусь теленнән литва һәм рус телләренә тәрҗемәләрен, кулланылган төшенчәләрнең мәгънәләре, исемнәрнең килеп чыгышы аңлатылган әтрафлы шәрехләмә-комментарийлар әзерләгән. Бу хезмәт – татар язмачылыгы тарихын өйрәнү өчен гаять кыйммәтле чыганак булып чыккан, шушы статуста ул бүген бик күп яшь галимнәргә хезмәт итә.
Шушы башлангычның дәвамы төсендә, галимә кулъязмаларны чагыштырып, текстологик анализлауны дәвам итә. Якын киләчәктә без аның яңа ачышлар белән сөендерәчәгенә шикләнмибез.
Әлбәттә, һәр галим һәрвакыт үзенең эшен дәвам итәрлек кешеләр әзерләү хакында уйлана. 1998-1999 уку елында Анкара университетында стажировка узып, Галина Антоновна Вильнюс университетының филология факультетында «Литва филологиясе һәм чит (төрек) тел» дигән программа эшли. Ул 2001 елны ачыла һәм бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп, бакалаврлар һәм магистрлар әзерләп килә. Шушы программа белән бәйлелектә, 2008 елны өр-яңа, «Азия тикшеренүләре (тюркология)» программасы мәйданга килә. Шулай итеп, Галина Мишкинене бүген Балтыйк буе илләрендә тюркология мәктәбе булдыру белән шөгыльләнә. Үзе исә университетта шушы программаларның нигезен тәшкил иткән предметларны: Ислам белеменә кереш; Ислам һәм христиан диннәре диалогы; Тюркологиягә кереш; Литвадагы төрки халыклар: татарлар һәм караимнар; Литва һәм Польша татарларының кулъязмалары: Төрек әдәбияты кебек курслар укый, төрек теленә өйрәтә. Остаз буларак, татар мәдәниятен тикшерүче галимнәр тәрбияли. Әйтик, Галина Антоновнаны фәнни консультант итеп сайлаган, әтисе Ибраһим Канапацкий юлын дәвам итүче тарих фәннәре кандидаты, Беларусь дәүләт университеты доценты Зорина Канапацкая – беларусь телле татар язмачылыгы буенча Казанда да билгеле яшь тикшеренүчеләрдән. Борынгы татар китапларының иң бай коллекциясе саклана торган Беларусьта ул, шулай ук, кулъязмаларны барлау, тикшерү, каталоглар төзү эшен җәелдерә. Тагын бер укучысы – Мария Коницкая докторлык диссертациясе әзерли. Галимә яздыра торган бакалавр һәм магистрлык хезмәтләре дә татар язмачылыгының төрле, моңа кадәр игътибар ителмәгән мәсьәләләренә карыйлар.
Галина Антоновна литва татарларының рухи мирасын өйрәнүгә күпьяклап өлеш кертә. 2002 елны ул әзерләгән литва-төрки телле сүзлек-сөйләүлек («Lietuviški – turkiški pasikalbėjimai. Turkų-lietuvių žodynas. Litvanca–Türkçe konuşma kılavuzu. Türkçe–Litvanca sözlük». Vinius 2002, 243 p.) дөнья күрә. Аерым бер кулъязмаларны тикшерүгә багышланган хезмәтләре Нью-Йорк, Вильнюс шәһәрләрендә нәшер ителә («Турэцка-беларускi размоўнiк 1836 году з збораў Нацыянальнага Музэю Лiтоўскай Рэспублiкi ў Вiльнi». New York 1995, 62 с. (совм. с С. Шупа); «Türkçe-Lehçe konuşma kılavuzu (Yıl 1840)/Turkų–lenkų kalbų žodynėlis iš Lietuvos totorių rankraščio (1840)». Vilnius, 2008, 176 p. (совм. c Nesrin Güllüdağ); источников «Кiтаб з фондаў Казанскага Ўнiвэрсытэту (№1446)», Запiсы. Беларускi iнстытут навукi й мастацтва 21. New York, 1994, 76–112; һ.б.). Г. Мишкинене – 100дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт авторы.
Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә ул. Орхан Памукның «Кара китаб»ы ((Orhan Pamuk Juodoji knyga/Kara kitap. Iš turkų kalbos vertė Galina Miškinienė. Vilnius, 2005, 502 p.); Айшә Кулинның «Севдалинка»сы (Aiše Kulin Sevdalinka. Iš turkų kalbos vertė Galina Miškinienė. Vilnius, 2006, 306 p.); Егленың «Су еланнары патшабикәсе» (Egle, Su Yılanlarının Kraliçesi // Avrupa‘dan Masallar. Antalya: AB Bilgi Bürosu Antalya Ticaret ve Sanayi Odası, 2007, s. 51–62) кебек әсәрләр белән Литвада Мишкинене тәрҗемәсендә танышалар.
Фән кешесе милли мәсьәләдә, бигрәк тә иҗтимагый фикер күтәрелеш кичергәндә, битараф кала алмый. 2004 елдан Галина Антоновна иҗтимагый эшчәнлеккә кушылып китә һәм «Вильнюс округының литва татарлары җәмгыяте» ассоциациясен җитәкли, 2012 елдан Литва Республикасы хөкүмәтендәге Милли азчылыклар эшләре департаментының Милли азчылыклар советында татарларның вәкиле булып торса, 2015 елны шушы Советның рәисе итеп сайлана. Иҗтимагый-сәяси эш, фән белән бергә, шулай ук татар милли үзаңын саклауга, ныгытуга юнәлтелгән бит.
Галимәнең фәндә, мәгарифтә, иҗтимагый-сәяси тормышта активлыгын аның матур гаиләсе хуплап, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булып яшиләр. Үзләренең нәсел тамырларын белеп, ике уллары үсеп килә. Ире Витаутас Мишкинис, һөнәре буенча җылылык эшләре инженеры булса да, шулай ук сәнгать, бигрәк тә борынгы мәдәниятнең суфичылык тармагы белән кызыксына. Галина Антоновна татарларның тарихы һәм мәдәнияте турында лекцияләр укыганда, ул шушы катлам турында сөйли, суфи-дәрвишләрнең бөтерелеп биюе – семаны биеп күрсәтә дә ала әле. Шул рәвешле, алар бергәләп, үз җирләрендә Шәрык мәдәниятенең тирәнлеген, гүзәллеген, фәлсәфи көчен пропагандалап яшиләр.
Литва татарларының тарихы турында сөйләгәндә, XIX гасырда аларның милли асылыннан баш тартуы күзәтелә дип, «Без татарлар түгел, мөселман шляхтасы[4], безне «татар» дип, гади крестьяннар гына атый» дигән шигарьне еш кына мисалга китерәләр.
Әмма вакыт үзенекен итә – бүген инде кавемдәшләребез яшәгән җирләрдә аның бөтенләй үзгә вариантын кулланалар: «Без – татар чыгышлы беларусь, литва, поляк халкы». Бу үзгәрешнең сәбәбе бер – татарларны берләштерерлек уртак кыйммәтләр табылган, халыкка җиткерелгән, аңлатылган!
Күрәсең, бу кыйммәтләр – литва татарларының шанлы тарихы, куш йөрәкле гаярь бабаларының каһарманлыгы, яшәү рәвешен сакларга ярдәм иткән ислам дине, Нобель бүләге лауреаты Генрик Сенкевичларны, галимнәр М.И. Туган-Барановский, С.Я. Чаиньский, С.Крычыньский һ.б.
биргән бай мәдәнияте… Аларны уртак китаблар, шуларга теркәлгән һәм бүген дә кешене туганда каршы ала, гомер буе саклап бара, бакыйлыкка күчкәч, җир куенына озата торган йола-гадәтләр дә, шул китабларны өйрәнеп, нәсел-ыруына җиткергән галимнәре дә берләштерә. Галимнәре булмаса, бәлки, башка кыйммәтләр дә тарих тузанына күмелмәс иде микән…
"КУ" 05,2022
Фото: pixabay
[1] Элеккеге Литва Бөек кенәзлеге җирләре хәзер өч дәүләткә: Беларусь, Литва һәм Польшага карый. Беларусь Республикасы Милли статистика комитеты сайтында соңгы тапкыр Халык санын алу (2009 ел) мәгълүматлары буенча, Беларусьта татарлар 7316 кеше (0,1 %), Литвада Халык санын алуга (2011 ел) нигезләнгәндә – 2793 кеше (0,09 %), Польшада исә (2011 ел), Милли статистика комитеты хәбәренә караганда, 1828 кеше исәпләнә.
Литва Статистика департаменты (2011 ел) аларның яшәү географиясен болай билгели: 1517 татар – Вильнюста һәм Вильнюс округында, 408 – Алитус округында, 249 – Каунас округында, 233 – Утенс округында (аларның 170-е – Висагинас шәһәрендә), 215 – Клайпедада һәм Клайпеда округында, 171 – башка урыннарда яшиләр.
[2] Кайбер илләрдә философия буенча доктор-профессорлык дәрәҗәсе алганнан соң, югарырак академик баскыч – һабил дәрәҗәсе дә бирелә (Франция, Алмания, Швейцария, Австрия, Финляндия һ.б.).
[3] Китаб – литва татарларындагы кулъязмаларның бер жанры, төрле эчтәлектәге: ислам дине нигезләре, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге, йолалар һәм гадәтләр, мөселманнарның гаилә-көнкүреш тәртибе турындагы – текстларны туплаган күләмле җыентыклар. Аларда еш кына Библия легендалары, үгет-нәсихәт бирүче хикәятләр, хәтта шәрыкнең маҗаралы повестьлары да очрый. Димәк, китабистика – литва татарлары кулъязма мирасын өйрәнү юнәлеше ул. Шунысы да бар: литва татарларының әдәби-мәдәни мирасы – күптелле хәзинә, ул беларусь, поляк, гарәп һәм төрки телләрдәге мәдәни байлыкны өйрәнүгә юл ача. XVII–XX гасырларга карый торган мондый җыентыкларда славян текстлары (беларусь һәм поляк) да, шәркый (гарәп һәм төрки) текстлар да гарәп язуы-әлифбасында.
[4] Шляхта – морза.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев