Логотип Казан Утлары
Фән

Гаяз Исхакый күзаллавында татар әдәбияты тарихы

Җиде дистәгә якынаеп килгән мәгърифәти, гыйльми-педагогик эшчәнлегемнең яртысы диярлек теге яки бу дәрәҗәдә олуг затыбыз Гаяз Исхакый (1878–1954) белән бәйле. Дөресен генә әйткәндә, без – совет чоры балалары – аның әсәрләрен укып, өйрәнеп үсмәдек.

Җиде дистәгә якынаеп килгән мәгърифәти, гыйльми-педагогик
эшчәнлегемнең яртысы диярлек теге яки бу дәрәҗәдә олуг затыбыз Гаяз
Исхакый (1878–1954) белән бәйле. Дөресен генә әйткәндә, без – совет чоры
балалары – аның әсәрләрен укып, өйрәнеп үсмәдек. Аннан-моннан гына исемен
ишеткәли идек. Анда да күбрәк тискәре пландарак кына. Узган гасырның
соңгы чирегендә, аеруча илдә үзгәртеп корулар башлангач, бу шәхеснең
исеме ешрак әйтелә, хәтта мөнбәрләрдән, радио-телевидение, матбугат аша
да яңгырый башлады. 70-80 елларда миңа Ленинград, Мәскәү, Ташкент,
Дүшәнбе калаларында күп мәртәбәләр булырга, андагы китапханә-архивларда
шөгыльләнергә туры килде. Аларда кайвакыт Гаяз Исхакый әсәрләрен, аңа
мөнәсәбәтле факт-мәгълүматларны очраткалый идем. Әмма бу әдипнең мирасы
белән ныклап танышуым бары 1990 елда, Финляндиядә өч айлык гыйльми
командировкам вакытында гына башланды. Бу илнең дәүләти һәм хосусый
библиотека-архивларында мин Гаяз Исхакыйның күпләгән язмаларына, аңа
мөнәсәбәтле факт-материалларга тап булдым, кавемдәшләребез авызыннан
шактый гына истәлек-хатирәләр ишеттем. Хельсинки университетының,
Финляндиядәге «Ислам җәмгыяте»нең китапханәләрендә иртәдән кичкә
кадәр бөек әдибебезнең әсәрләрен, ул чыгарган «Яңа милли юл» журналының
(1928–1939) төпләмәләрен, аңа мөнәсәбәтле язмаларны онытыла-онытыла
иртәдән кичкә кадәр укып утыруларым хәзергәчә хәтеремдә. Бу өч айлык
сәфәремнән шактый баеп кайттым. Алга таба башка мәмләкәтләргә (иң беренче
чиратта – Төркиягә) һәм илебезнең төрле төбәкләренә сәфәрләрем вакытында
ул байлыкны тагын да арттыра, тулыландыра бардым. Бүген минем бөек әдипкә
мөнәсәбәтле берничә китабым, йөзгә якын мәкалә-публикациям бар.
Безнең гыйльми-педагогик эшчәнлектә төп урынны бөек әдипнең
мөһаҗирлектәге иҗаты, эшчәнлеге, аның әдәби әсәрләре, публицистикасы алып
торды. Әмма, ни сәбәптәндер, Г.Исхакыйның «Шималь төрекләре әдәбиятына
бер нәзар» («Татар әдәбиятына бер караш») исемле язмасы игътибардан
читтәрәк кала килде. Гәрчә тулы тексты кулымда булмаса да, аны ишеткәнем,
аннан аерым өзекләрне, тәрҗемәләрне укыганым, бу хезмәттән алган кайбер
материаллар белән танышканым бар иде. Мәгълүм ки, әлеге китапта яңа дәвер
татар әдәбиятының Г.Тукай, С.Рәмиев, Ф.Әмирхан һәм кайбер башка әдипләр
белән беррәттән, Г.Исхакыйның үзенә багышланган бүлеге дә бар. Аның авторы
итеп Һидаят Яшин дигән «укытучы» күрсәтелгән. Чынлыкта, дистә биттән
артык урынны алып торган бу бүлекчәне Г.Исхакый үзе язган булса кирәк.
Ул аның эчтәлегендә генә түгел, тел-стилендә, фикерләү рәвешендә дә нык сизелә. Әлеге өлештә кыскача һәм бик тыгыз рәвештә әдипнең тәрҗемәи хәле,
иҗаты, күпкырлы эшчәнлеге, аерым әсәрләренә хас сыйфатлар яктыртыла.
Узган гасыр урталарында язылган бу бүлекчәнең ахырында Гаяз Исхакый
1896–1950 елларда иҗат иткән (барлыгы – 39) әсәрләренең исемлеге, төрләре
(хикәя, драма, роман...), язылу, басылу вакытлары һәм урыннары күрсәтелгән.
Шулай ук биредә әдип әсәрләренең кайчан, кайсы телләргә тәрҗемә ителүләре,
аның нинди газета-журналларда мөхәррир булуы хакында да мәгълүматлар
бар. Әлеге бүлекчәдәге текстлар, факт-мәгълүматлар Төркиядәге, илебездәге
аерым басмаларда, шулай ук Г.Исхакыйга багышланган кайбер хезмәтләрдә
урын алган. Ул төр материалларның да шактые белән мин билгеле бер дәрәҗәдә
таныш.
«Шималь төрекләре...» китабының язылу, төзелү тарихы тәмам
ачыкланмаган. Г.Исхакый мирасын татарга кабат кайтаруда, гыйльми-
текстологик яктан өйрәнүгә һәм пропагандалауга гаять зур өлеш керткән
һәм әле дә кертүче Лена ханым Гайнанова әдипнең Садри Максудига 1927
елның 13 маенда язган хатында бу хезмәтнең шушы елда тәмамлану фактына
игътибарын юнәлтә. Бу хакта әлеге китапның «Төрек учагы» үтенече белән
төрек телендә язылуы искәртелә [«Безнең мирас». 2023.№ 5, 52-53 битләр.
Алга таба – «Б.М.» – Х.М.)]. Әмма бу дата хезмәтнең тәүге вариантына гына
карый. Чөнки аның белән танышканда, бу китапта соңрак чордагы аерым
вакыйга-хәлләрнең, факт-мәгълүматларның теркәлүен дә күрәсең. Авторның
үзе турында 1950 елларда язылган, югарыда телгә алынган бүлекчә – шуның
конкрет бер мисалы.
Инде искәртелгәнчә, авторның «төрек» телендә язылган «Шималь
төрекләре....» китабы, аерым өлешләрен исәпкә алмаганда, ни сәбәптәндер
моңа кадәр тулы килеш нәшер ителмәгән булса кирәк. Әмма ул кулъязма
рәвешендә укучылар арасында, аеруча татар зыялылары даирәсендә билгеле
бер таралыш таба. Мәсәлән, Харбинда туып-үскән, аннан Төркиягә күчеп
килгән Мәхмүт Таһирның (1922–1991) шәхси китапханәсендә «Шималь
төрекләре...»нең кулъязмасы булуы билгеле.
Гаяз Исхакый шәхесенең һәм иҗатының татар өчен никадәр кыйммәтле
икәнлеген тирәнтен аңлаган остазыбыз Ибраһим ага Нуруллин (1923–1995)
1988 елда протез аяклары белән кыска гына вакытка Төркиягә барып чыга.
Максаты – Г.Исхакыйга мөнәсәбәтле материаллар туплау. Шул сәфәре
вакытында ул Мәхмүд Таһир ярдәмендә «Шималь төрекләре...» хезмәте
белән танышуга да ирешә, аның бер өлешенең күчермәсен дә алдыра. Казанга
кайткач, төрек телендәге бу текстның аерым бүлекчәләре И.Нуруллинның
кыскача гына кереш сүзе белән «Татарстан» журналының 1995 ел, 8-10 нчы
саннарында басылып та чыга.

***
Г.Исхакый хезмәте үзенең жанр табигате белән синтетик характерда, ягъни
гыйльми-популяр-публицистик типта, анда авторлык башлангычы көчле.
Автор барыннан да элек үзенең хәтеренә, күңелендә уелып калган вакыйга-
хәлләргә, фикер-тәэсирләренә таянып, язу-сөйләү объектына һәм субъектына
карата шәхси мөнәсәбәтен белдерергә омтыла. Ул берничә чит телне (гарәп,
фарсы, төрек, француз, алман, поляк...) белгән, нигездә, татар, рус, төрек
телләрендә яза, иҗат итә. «Шималь төрекләре...» китабы эчтәлек, жанр, төзелеш ягыннан бер
үзенчәлеккә ия. Анда татарның тарихы, әдәбияты, рухи тормышы, дине
яктыртыла. Бу мәсьәләләр исә Г.Исхакыйның төрле елларда язылган,
басылган публикацияләрендә дә теге яки бу дәрәҗәдә гәүдәләнеш
тапкан. Иң беренче чиратта төрек телле аудиториягә адресланган әлеге
язмасында автор элегрәк язылган материалларын да билгеле бер күләмдә
файдаланган, элеккеге фикер-күзәтүләренә өстәмә-төзәтмәләр керткән,
аларны тулыландырган.
Тагын янә шунысы да күзгә ташлана: автор алдагы еллардагы язмаларында
«Шималь төрекләре...»ндәге аерым материалларны файдалана, кайберләрен
мәкалә рәвешендә бастырып та чыгара. Бу күренеш аеруча Г.Исхакыйның
«Идел-Урал» монографиясендә, «Яңа милли юл» журналында дөнья күргән
язмаларында, бигрәк тә Р.Фәхретдин, Г.Тукай, Г.Кариев һәм башка кайбер
темалар һәм затлар турындагы публикацияләрендә күзәтелә.
Китап төрки кавемнәренең тарихын, аларның формалашуын, үзара
элемтәләрен яктыртудан башлана һәм, гомумән, алга таба да бу мәсьәләләр
кат-кат кузгатылып, алар турында төрле фикер-күзәтүләр ясала. Аерым
сәхифәләр халкыбызның болгар-хәзәр чорын, аның рухи тормышын яктыртуга
багышланган. Автор Чыңгыз хан һәм аның варислары вакытында «төрек»
кавемнәренең үзара аралашуына басым ясый, Урта гасыр төрки-татар
яшәешендәге аерым иҗтимагый, сәяси, рухи хосусиятләр күрсәтелә, гарәп-
фарсы дөньясы белән бәйләнешләр көчәюенә игътибар ителә. Ислам дине,
аның рухи тормыштагы роле, миллилек белән мөнәсәбәтләре хакында кызыклы
гына фикер-күзәтүләр укучыларга җиткерелә.
Хезмәттә төрки-татарларның руслар, Мәскәү хакимияте белән
мөнәсәбәтләренә дә шактый зур урын бирелә. Милли бәйсезлеген
югалтканнан соң халкыбызның колониаль изелү астында озак вакытлар
гомер кичерүе, күп корбаннарга дучар ителүе хакында автор үзенең күп кенә
фикер-күзәтүләрен бәян итә, бу мәсьәләләргә нисбәтле шактый гына тарихи
факт-мәгълүматларны укучыларга җиткерә. Бу уңай белән үз хезмәтендә
мондый сүзләрне дә теркәп куя: «Дөньяда яшәгән һичбер зур милләт мондый
мөшкел хәлгә төшмәгәндер («Б.М.». 2023. № 7, 56 б.). Халкыбызның коточкыч
колониаль изелү чорындагы тормышын яктырткан Г.Исхакый сүзләре
«Безнең мирас» журналында мондый бүлекчәләргә аерылып, алар тексттан
алынган өзекләр белән исемләнеп бирелгән: «150 елга сузылган канлы көрәш
башлана», «Татарлар күз яше түкмәктә бүтән чара тапмый», «Татарлар милләт
буларак юкка чыгуга якынлаша», «Идел буйлары миссионерлар белән тула»
(«Б.М.». 2023, № 11. 79 б.). Шушы ук өлештә мондый юллар бар: «Ислам
дине һәм төрки милләтчелеге законнан тыш дип игълан ителә. Казан илендә
булган барлык мәчет, китапханәләр җимерелә, барлык китаплар, әдәбият та
юкка чыга, бигрәк тә татарлар тарихына һәм дәүләтчелегенә баглы һәрнәрсә
юк ителә».
Хезмәттә халкыбызның яшәү рәвеше дә шактый яктыртыла. Аның күбрәк
игенчелек, терлек асрау белән шөгыльләнү, сәүдә эшенә хирыс-һәвәслек
искәртелә. Рухи тормышта, белем-тәрбия процессында муллаларның, аеруча
остазбикәләрнең мөһим роль уйнауларына басым ясала. Татарны этник яктан
сыйфатлаган юллар да бар. Аның «ялкаулыкны һич тә күрә алмый, аның
сәламәт тәнле, күп ашап, күп эшли торган таза бәдәнле зат» булуы искәртелә,
«Татарның табигый үзенчәлеге – аның самимилек яратуында вә һәртөрле ялганга һәм рияга нәфрәтендә. Ул үз зарарына булса да, самимилектән хушлана
һәм икейөзлелекне яратмый» » («Б.М.». 2024. № 4, 61-63 б.)
Суфыйчылык – Шәрык, шулай ук татар рухи тормышында, әдәбиятында киң
таралган күренеш. Г.Исхакый хезмәтендә дә ул еш телгә алына, аңа мөнәсәбәтле
фикер-күзәтүләр бәян ителә. Автор суфыйчылыкка дифференциаль якын килә,
аның плюс-минус якларын күрсәтә, халыкны актив хәрәкәттән читләштерүдә,
пессимизм рухын таратуда, «бу дөнья кяфергә җәннәт булыр, мөэминнәргә
зиндан», – дип яшәүнең зарарлы булуын тәнкыйтьли дә. Шуның белән бергә
автор суфыйчылыкның «руслашуга каршы калкан хезмәтен үтәгән»ен дә искә
төшерә » («Б.М.». 2024. № 4, 61 б.).
Китапның төп эчтәлеген аның исем-атамасына туры килешле әдәбият, аның
тарихы, фольклор, сүз сәнгате мәсьәләләрен яктырту тәшкил итә. Автор иң
әүвәл борынгы рун ядкарьләре, «Орхун ташъязмалары» хакында мәгълүматлар
китерә, алардан аерым үрнәкләрне укучыларга тәкъдим итә.
Соңгы дәвер галимнәре борынгы төрки (гомумтөрки) әдәбияты хакында сүз
барганда, төп игътибарны хаклы рәвештә Йосыф Баласагунлының «Котадгу
белек» (1069) һәм Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрек» (1072–1075)
кебек бөек ядкарьләргә юнәлтә. «Шималь төрекләре...» хезмәтендә әлеге исем-
атамалар күзгә ташланмый. Бу, мөгаен, әлеге китапларның фәнни әйләнешкә
яңарак кына керә башлавы белән аңлатыладыр.
Г.Исхакый Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый кебек Төркестан
шагыйрьләренең иҗади эшчәнлекләрен дә телгә ала, аларның Идел-Урал
төбәгендә бик тә популяр булуын искәртә.
Китапта халкыбызның төп этник компонентларны тәшкил иткән болгар-
хәзәрләр, аларга мөнәсәбәтле аерым ядкарьләр хакында да мәгълүматлар бар.
Мәсәлән, автор «Кыйссаи Йосыф» турында болай яза: «Әлеге китап татарларда
һәр заманда мәгърур вә мәгълүм булган. Ул бүген дә татар-төрки теленең бер
әсәреннәндер һәм кыйммәте әдәбият тарихчылары тарафыннан бәяләнеп
бетмәгән бер әсәрдер. Шиһабетдин Мәрҗани дә бу китап болгар дәвереннән
калган дип исәпли...»
Г.Исхакый хезмәтендә Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры төрки-татар
әдәбиятына чагыштырмача аз урын бирелә. Автор төрки-татар әхлагын
саклауда зур роль уйнаган «Кыйссасел-әнбия», «Кисекбаш», «Бәдәвам» кебек
ядкарьләр хакында аерым белешмәләр бирә.
Мәгълүм ки, төрки-т ат ар укучысының рухи ихтыяҗларын
канәгатьләндерүдә Шәрык, аеруча Төркестан («чыгатай»), госманлы
әдәбиятлары бик тә мөһим урынны алып тора. Бу реаль хакыйкатьне
чагылдыруга Г.Исхакый да зур урын бирә. Күп кенә авторлар, аларның
әсәрләре хакында теге яки бу күләмдә фикерләр әйтелә, күзәтүләр ясала.
Мондыйлардан аеруча өчесе югары бәяләнә. «Мөхәммәдия» татарларны
елаткан, «Сәетбаттал» аның күңелен горурлык белән тутырган кебек, «Хуҗа
Насретдин» аның авызын колакларына кадәр ерырга, самими рәвештә көләргә
мәҗбүр иткәндер», – дип яза Г.Исхакый.
Татарның рухи тормышына госманлы әдипләрнең тәэсире Октябрь
инкыйлабына кадәр шактый көчле була. Мондыйлар арасында төп урынны,
мөгаен, Әхмәд Мидхәт (1844–1913) билидер. Бу уңай белән Г.Исхакый
үз китабында мондый юлларны теркәп куя: «Бу чорда, – ди ул, – шималь
төрекләрендәге иҗтимагый-әдәби хәрәкәтләргә зур тәэсир ясаган затларның
берсе – төркияле Әхмәд Мидхәд әфәндедер. Төркиянең бу мөхәррире үзенең гади теле, сабыр рухи халәте белән ул чорның шималь төрки галәменең
әхвале-рухиясенә бик хуш килгән һәм аның бөтен китаплары, дини
публицистикасы, ярым фәнни әсәрләре, хикәяләре, романнары зур кызыксыну
белән укылганнар...»
Г.Исхакый XVII–XIX йөзнең беренче яртысы татар әдәбиятын да читләтеп
үтми. Аның хезмәтендә «Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе», Утыз Имәнинең
берничә поэмасы, Мөслиминең «Тәварихе Болгария»се, Таҗетдин Ялчыголның
«Рисаләи Газизә»се һәм кайбер башка ядкарьләр телгә алына, алар турында
аерым фикер-күзәтүләр укучыларга җиткерелә.
XIX гасыр, аеруча аның икенче яртысы – ХХ йөз башы – халкыбызның
милли уяну, ныклап тәрәккыят юлына басу, үз хокукларын яклап, көрәшкә
кузгалу чоры. Бу дәвердә татар сәүдә капиталы ныклы үсеш ала, сәнәгатьчеләр
саны күбәя, күпләгән мәчет-мәктәп-мәдрәсәләр ачыла, руханилар, зыялылар
катламы арта. Рус, Европа, Төркия казанышлары белән кызыксыну көчәя.
Бу чордагы мәгърифәтчелек хәрәкәтенең Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм
Насыйри, Исмәгыйль Гаспралы, Ризаэддин Фәхретдин кебек күренекле
вәкилләре халык өчен бик тә әһәмиятле, нәтиҗәле эш-гамәлләр кылалар. Үз
китабында Г.Исхакый бу затларның хезмәтләре хакында кыскача гына булса
да бәя-хөкемнәрен бирә. Хәзер аның фикер-күзәтүләре күпләргә мәгълүм
хакыйкать рәвешендә кабул ителсә, заманында исә алар бик тә яңа, актуаль
яңгыраганнар.
Г.Исхакый, нигездә, язма әдәбият белән бәйле рәвештә фольклор ядкарьләре,
халкыбызның уен-йолалары (мәсәлән, Нәүруз бәйрәме, Сабан туе...) хакында
да кызыклы мәгълүматлар бирә. Ул татар рухи дөньясында бәет жанрының
киң таралуына, аның реаль чынбарлыкка якынлыгына, язма әдәбият белән
тыгыз мөнәсәбәтләренә игътибар итә.
Билгеле булганча, кавемнең рухи бердәмлеген, этник бөтенлеген тәэмин
итүдә, гореф-гадәтләр, йолалар, фольклор һәм язма әдәбият белән берлектә,
барыннан да элек туган тел төп рольне уйный. Китапта бу мәсьәлә еш телгә
алына, конкрет факт-мәгълүматлар белән ныгытылып бирелә.
Иҗтимагый-тарихи-сәяси-икътисади шартларга, милли-мәдәни вәзгыятькә
бәйле рәвештә татар әдәбияты XIX йөзнең икенче чирегендә, аеруча
ХХ гасырның башларында үз үсеш-яшәешенең яңа, тагын да югарырак
баскычына күтәрелә. Иҗат мәйданына күпләгән каләм әһелләре килә. Сүз
сәнгате төрле жанрларда, формаларда гаять зур тизлек белән үсә. Татар басма
китабының киң колач алуы, вакытлы матбугат туу, милли телдә күпләгән газета-
журналлар басылу әдәбиятның тәрәккыятенә аеруча зур йогынты ясый. Муса
Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Габдрахман Ильяси, Ризаэддин Фәхретдин, Фатих
Кәрими башлаган бу процесска тиз арада Г.Исхакый үзе дә килеп кушыла һәм
андагы төп фигураларның берсенә әверелә. Ул бу чордагы каләм әһелләренең
күпчелеген, аларның иҗади эшчәнлекләрен яхшы белә. Шуңа күрә аның
ХХ йөз башы сүз сәнгате хакындагы фикерләре аеруча кыйммәтле. Г.Исхакый
шул чор әдәбияты турында сүз алып барганда аның миллилегенә, үз җирлеге
традицияләренә, теленең үсешенә аеруча игътибар итә. Нәкъ шушы елларда
ул госманлы әдәбиятына тәнкыйди мөнәсәбәтен көчәйтә, аның әүвәл гарәп-
фарсыга, соңрак дәверләрдә – Европага иярүен искәртә.
Г.Исхакый гомумән һәм аеруча үз чордашларының һәм үзенең әсәрләрен
бәяләгәндә, аларның тел-стиленә, сәнгати камиллегенә нык игътибар итә.
Хәтта ул мәшһүр К.Насыйриның әдәби әсәрләре «авыр өслүбле» булуын, «җөмләләрнең төзек тәртибе юклыкта» тәнкыйтьли. Фатих Кәриминең
«Җиһангир мәхдүм» әсәрен анализлап, «Шималь төрекләре...»ндә болай дип
яза: «Аның эшләнеше, өслүбе-стиле гүзәл, фикере яңа, тасвирлары җанлы
булганлыктан, китап бик зур уңыш казана...»
Г.Исхакый һәм Г.Ибраһимов – татарның таланты, күпкырлы ике олуг
әһеле. Аларның әдәбият тарихы, аерым әдипләр турындагы язмаларында
охшашлыклар, аваздаш яклар да бар. Әмма Октябрь инкыйлабыннан
соң, нигездә, сәяси карашлар аркасында бу ике зат арасында җитди генә
каршылыклар туа, бер-берсенең шәхесенә, иҗатына каты-каты тәнкыйть
сүзләре дә әйтелә. «Шималь төрекләре...» хезмәтендә дә бу күренеш күзгә
ташлана.
Совет хакимиятенә кадәрге татар әдәбиятының 20-30 елы милли сүз
сәнгатебезнең иң үскән, бай чоры, каләм әһелләренең күплеге белән
сыйфатлана. Бу хосусият Г.Исхакый хезмәтендә дә гәүдәләнеш таба. Автор
бу чорның күп кенә каләм әһелләрен телгә ала, аларга теге яки бу дәрәҗәдә
сыйфатлама бирә.
Г.Исхакый һәм Г.Тукай бер-берсенең иҗади эшчәнлеген яхшы белә.
Аларның үзара мөнәсәбәтләре, аеруча «Инкыйраз» авторының бөек шагыйрь
турындагы фикер-карашлары безнең «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге
иҗаты» монографиясендә дә (Татар. кит. нәшр., 2004. 367 б.) шактый
чагылыш тапкан.
«Шималь төрекләре...» хезмәтенең дистәгә якын сәхифәсе Г.Тукайга
багышланган. Аларда шагыйрьнең кыскача гына тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге
яктыртыла. Г.Исхакый фикеренчә, «Тукай тиз вакыт эчендә «парлаклылыгы»
белән тирәсендәге бөтен йолдызларны күләгәдә калдырып, берничә ел эчендә
шигырь галәменә тәмам хаким булды. Бу яшь шагыйрь шималь төркисендәге
шигырьнең остасы булып китте. Бүгенге көндә (татарларда) аның шигырьләре
укылмаган, җырланмаган бер почмак та калмагандыр... Ул халыкның үз
шагыйре, җырчысы булмыштдыр...»
Хезмәттә С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Г.Камал, М.Гафури, Н.Думави, Ф.Әмирхан
һәм бу чорның кайбер башка каләм әһелләре хакында да җылы, хуплау сүзләре
әйтелә.
Г.Исхакый хатын-кыз язучыларның да иҗатын читтә калдырмый. Ул Заһидә
(1855–1977) һәм Сания (1899–1957) Гыйффәтләрнең дә шигырьләрен бик
тә уңай бәяли, аларны Г.Тукай һәм С.Рәмиев традицияләрен уңышлы дәвам
иттерүчеләр дип саный.
Октябрь инкыйлабына кадәр чыккан күпләгән газета-журналлар турында
да белешмәләр бирелә. Болар арасында «Шура», «Вакыт», «Таң», «Идел»,
«Аң» һәм кайбер башка басмалар бар.
Г.Исхакый – татар драматургиясен һәм театрын тудыруга, үстерүгә гаять
зур өлеш керткән иҗат әһеле. Юкка гына аны «Татар театрының атасы»
дип йөртмиләр. Дистәләгән пьесаларыннан тыш, аның бу мәсьәләләргә
багышланган махсус язмалары, мәкалә-рецензияләре дә бар. Алар илдәге
басмаларда да, мөһаҗирлектәге газета-журналларда да нәшер ителә.
«Шималь төрекләре...» язмасының соңгы дистә битендә татар театры
хакында махсус бүлекчә бирелгән. Анда сүз, нигездә, 1923 елга, совет чорының
тәүге чорына кадәрге татар драматургиясе һәм театры хакында бара. Бу
тармакка мөнәсәбәтле мөһим генә факт-мәгълүматлар китерелә. «Сәйяр»,
«Нур» труппаларының, аерым артистларның эшчәнлеге яктыртыла. Габдулла Кариевның данлы да, фаҗигале дә язмышы укучының күңелен кузгатырлык
итеп бәян ителә.
Хезмәттә театрга мөнәсәбәтле кайбер башка зыялылар, сәхнә әсәрләре
хакында да мәгълүматлар бар. М.Фәйзинең атаклы «Галиябану»ы турында
Г.Исхакый мондый юлларны яза: «Пьеса, гомумән, шактый сай эчтәлекле
булган хәлдә, кинодагы кебек алмашылган гүзәл манзараларны, чын халык
җырларын эченә алганлыктан, гаять зур уңыш казанды һәм күп тапкырлар
сәхнәгә куелды». К.Тинчурин эшчәнлеге Г.Исхакый тарафыннан һәм автор,
һәм артист-режиссер буларак уңай бәяләнә. «Теле гади, темалары гадәти
тормыштан алынган була, пьесалары тирәнлеккә дәгъва итмәгән хәлдә, уенда
гүзәл моментлар барлыкка китерә иде. Үзе артист булганлыктан, ул пьесаның
сәхнәгә яраштырылу кануннарын, сәхнәчелек техникасын бик яхшы белә һәм
үз пьесаларын үз сәхнәсенә җайлаштырып яза иде», – ди автор. Китапта Фәтхи
Бурнашның «Таһир һәм Зөһрә»се дә югары бәяләнә.
Г.Исхакый «Шималь төрекләре әдәбиятына бер нәзар» хезмәтен үзенең
һәм кайбер башка авторларның да материалларын файдаланып, нигездә,
20 нче елларның урталарында яза. Хронологик як та, нигездә, шушы чор белән
төгәлләнә. Аерым өстәмәләр, иң беренче чиратта, авторның үзе хакындагы
бүлекчә соңрак языла. Әйткәнебезчә, аның өчен төп чыганак – әдипнең хәтер
сандыгы. Чөнки мөһаҗирлектә яшәргә мәҗбүр ителгән бу олуг затның күп кенә
татарча материаллар, газета-журналлар, китап-кулъязмалар белән танышырга
реаль мөмкинлекләр дә бик булмый.
Әлеге хезмәтне, һичшиксез, аерым китап рәвешендә (оригиналда,
тәрҗемәләрдә) нәшер итәргә кирәк. Аның белән танышу укучының зиһенен,
күңел дөньясын баетачак, шактый гына сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк.
2028 елда Г.Исхакыйның тууына 150 ел тулачак. Бу хезмәтне аерым китап итеп
бастыру әлеге олуг юбилейга бер бүләк булыр иде дип уйлыйм.

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев