Әдәби берләшмәләрдә
Җырларымның моңы
Сагынганда күңел кая оча? Күңел оча үткән елларга. Каш өстеннән кулын алмаенча, Әнкәм карый кайтыр юлларга.
Сагынганда күңел кая оча?
Күңел оча үткән елларга.
Каш өстеннән кулын алмаенча,
Әнкәм карый кайтыр юлларга.
Сагынганда уйлар кая оча?
Балачагың калган эзләргә.
Яшәү өметләрен ялгый-ялгый,
Әткәем дә атлый көзләргә.
Сагынудан күңел өзгәләнә,
Уйлар оча ерак елларга...
Инде үзем үрелепләр карыйм
Балаларым кайтыр юлларга.
Зәлидә ЗАРИПОВА
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев