Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Хисләрем

Нурлар чәчеп җырлап торсын Язган шигъри юлларым. Йөрәкләрне җилкендереп Чиртсен күңел кылларын.

Ак кәгазьдә буразналар
Яра тылсымлы каләм.
Хисләремне түкми-чәчми,
Кадерләп шунда салам.
Орлыклардай шытым бирер
Буразнамда хисләрем.
Иртән торып «чүбен утап»,
«Су сибәрмен» кичләрен.
Нурлар чәчеп җырлап торсын
Язган шигъри юлларым.
Йөрәкләрне җилкендереп
Чиртсен күңел кылларын.


Мирзанур ШӘЙМУРЗИН.

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев