Әдәби берләшмәләрдә
Хатынь чыңы
Хатынь – миллионнарга һәйкәл ул, Хатынь чыңы мәңге туктамый.
Бөек Ватан сугышында
Җир йөзеннән юкка чыккан
авылга багышлана
Хатынь чыңы, күктә – тургай моңы,
Хатынь чыңы гади чың түгел.
Хатынь чыңын барлык дөнья тыңлый,
Җир йөрәге әле тын түгел.
Хатынь күкләрендә – тургай моңы,
Сагышлары ерак тарала.
Утта янганнарның газапларын
Тургай моңнарыннан арала.
Тургай моңы – гүя көрәш җыры,
Утта янганнарны ут алмый.
Хатынь – миллионнарга һәйкәл ул,
Хатынь чыңы мәңге туктамый.
Алия СОЛТАНОВА
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев