Халкым шагыйренә
Милләтеңә һәрчак тугры калдың, Яндың, көйдең телең хакына. Күкләрдән дә елмаясың кебек – Көч бирәсең сөйгән халкыңа!
Илдус Гыйләҗев истәлегенә
Туры сүзле идең һәрвакытта,
Үткер иде синең каләмең.
Табигатьне, җирне яратканга
Бәхет эзләп читкә китмәдең.
Күтәрдең син күпме авылларны,
Үҗәтлегең ярдәм иткәндер.
Тынгы тапмый типкән йөрәгеңә
Шигырьләрең куәт биргәндер.
Иген иккән басуларың буйлап
Йөргәнсеңдер һәрчак хисләнеп.
Шигырь дә бит юктан гына тумый,
Ташкыны ул шушы хисләрнең.
Горур башың түбән иелмәде,
Икейөзле маңкорт бәндәгә.
Ясалмалык бер дә хас булмады
Егет солтанына – синдәйгә.
Бераз иртә киттең арабыздан,
Алмый калдың кебек бәһаңне.
Тыныч йокла яткан урыныңда,
Халык бирә сиңа бәяне.
Милләтеңә һәрчак тугры калдың,
Яндың, көйдең телең хакына.
Күкләрдән дә елмаясың кебек –
Көч бирәсең сөйгән халкыңа!
Роза ГАЛИӘХМӘТОВА.
«КУ» 05, 2025
Фото:архив
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев