Әдәби берләшмәләрдә
Халкым моңы
Мәңге яшәр милли көйләребез, Татар җанлы халкым барында!
Халкыбызның милли җәүһәрләре
Күчкән безгә ерак үткәннән.
Ничә буын сабый чакларыннан
Шул моңнарны тыңлап үскәннәр.
Милли моңнар, милли көйләребез
Күңелләрдә безнең, хәтердә.
Әнкәйләрнең бишек җыры кебек
Якын алар, таныш һәркемгә.
Сандугачлар моңын, тургай җырын,
Чишмәләрнең челтер авазын,
Табигатьнең сихри аһәңнәрен
Шул моңнарга, халкым, салгансың.
Күңелләргә үтеп керәләр дә,
Яшәргә көч, өмет кабына.
Мәңге яшәр милли көйләребез,
Татар җанлы халкым барында!
Алия ЗЫЯТДИНОВА
«КУ» 01, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев