Әдәби берләшмәләрдә
Үзем булып калам
Татар рухы яши бездә, Яңгырый шул ук җырлар. Тамырларыбыз тоташкан Үткән ерак дәвердә.
Иң түбән баскычында
Уйга калып, басып торам,
Ни калган миңа монда?
Калган монда Габидиләр,
Үзебезнең Дамирлар.
Татар рухы яши бездә,
Яңгырый шул ук җырлар.
Тамырларыбыз тоташкан
Үткән ерак дәвердә.
«Мин – татар!» – дип горурланып,
Яшим мин туган җирдә.
Туган ягыма багышлап,
Шигырьләр дә язгалыйм.
«Шигърият» дигән дөньяның
Битләрен ачып карыйм.
Җитеп булмас Габидигә,
Кая ул Дамир булу?
Үзем булып калыйм инде,
Авыр бит шагыйрь юлы.
Әлфирә ХАҖИЕВА
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев