Үз илемдә
Үз илемдә матур жирләр бик күп, Ялгыш уйлап, китеп адашма.
Чит җирләрдә оҗмах, рәхәт диләр,
Бәлки шулайдыр да бер карашка.
Үз илемдә матур жирләр бик күп,
Ялгыш уйлап, китеп адашма.
Чит җирләргә бирер гомермени,
Туган туфрак кирәк һәркемгә.
Үз кояшы, аяз күге кирәк,
Сөенеп яшә туган һәр көнгә.
Туганнарың белән чөкердәшеп,
Бергә бүлешмәгәч шатлыкны,
Хатирәләр уртаклашыр кешең
Оныта бит синең барлыкны.
Матур сүзләр кирәк хөрмәтләргә,
Өзгән чәчәкләрне кызганам.
Кыр чәчәкле җиләк аланында,
Туган ягым, сиңа назланам.
Өзгән чәчәкләрдәй аерылып,
Яшәү рәхәт булмас, ышанмыйм.
Кыр чәчәге язын тагын калка,
Үз илемдә! Сагынып сызланмыйм.
Раузалия ЯППАРОВА.
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев