Әдәби берләшмәләрдә
Үз илем
Татар данын еракларга сибеп, Яши халкым дөнья йөзендә.
Горур халык яшәгәнгә микән,
Тырыш булгангамы кавемем,
Ник икәнен белми генә шулай,
Яратам мин, сөям үз илем.
Горурланам һәр җиңүе өчен
Милләтемнең, дусның, туганның.
Зур горурлык белән әйтә алам:
Ярый әле монда туганмын!
Бай тарихлы халкым янәшәмдә,
Тырыш, эшчән милләт без генә.
Татар данын еракларга сибеп,
Яши халкым дөнья йөзендә.
Адилә НИЗАМОВА
«КУ» 09, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев