Умырзая төсе кырларда
Туган җирнең сихри матурлыгы Онытылмый, һәрчак уйларда. Көнбагышлар сары чәчәк аткан, Умырзая төсе кырларда.
«ГӨЛСТАН» ИҖАТТА КАЙНЫЙ
Җырларда җырланган мәгърур Чатыртавы белән дан тоткан туган
җиребез – Азнакай ягы әдәби иҗат утында кайнап яшәүчеләргә элек-электән
бай булган. «Маяк» газетасы редакциясе каршында эшләп килгән «Гөлстан»
әдәби берләшмәсе дә менә алты дистә елдан артык инде аларны бер учак
тирәсендә туплап, иҗатларына көч-куәт биреп тора.
Әдәби берләшмәнең тарихы 1959 елдан юл ала. «Гөлстан» исемен ул чакта
каләм тибрәтә башлаган, соңыннан районыбыз җитәкчесе булып танылган Әнәс
Исхаков тәкъдим итә. Без олпат язучыбыз Мәхмүт Хәсәновның да «Гөлстан»да
тирән эз калдыруы белән чиксез горурланабыз. Олпат якташ шагыйребез Нур
Әхмәдиев, республикабызның күренекле журналисты Ясир Хөснетдинов,
штаттан тыш хәбәрче булып торган Мөдәррис Усманов, «Маяк» газетасы
хезмәткәрләре Ибраһим Вәлиев, Әсгать Сәгытдинов, Нәсимә Фазлыева, Нәфис
Гәрәйшин, Резеда Шәрипова, төрле чорларда «Гөлстан»ыбызны җитәкләп,
яшь каләм ияләренә юл күрсәтәләр.
«Гөлстан»ның хәерхаһлы юлламасы белән олы иҗат юлына чыгучылар
да шактый. Үзләренең әдәби адымнарын биредә башлаган шагыйрьләребез
Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Әнәс Исхаков, Рөстәм
Зәкуанов, Марсель Гарипов, Фәйрүзә Исмәгыйлева, Резеда Шәрипова,
Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева, Алинә Хисамиева – киңкүләм билгеле
әдипләр. «Гөлстан» ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия
дүрт олпат әдипне биргән берләшмә: Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйт Хәбибуллин,
Марсель Галиев, Рөстәм Зәкуанов – безнең генә түгел, республикабызның,
татар дөньясының горурлыгы.
«Гөлстан»га туган телебезне саклау өчен җан атып йөрүче, күңелләрендә
иҗат тулпарын иярләгән төрле һөнәр ияләре тупланган. Берләшмәнең 40 һәм
55 еллыклары уңаеннан шигъри җыентыклар чыгарылды. Әдәби берләшмә
әгъзаларының иҗат җимешләре «Рухият» рухи яңарыш фонды чыгарган
«Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Илһам чишмәләре», «Балаларга бүләк»,
«Әдәби офыклар» җыентыкларында дөнья күрде. «Гөлстан»лылар үзләре дә
берсеннән-берсе эчтәлекле китаплар чыгаралар, иҗади язмаларын район,
республика матбугатында даими бастырып торалар.
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,
берләшмә җитәкчесе.
Җәйнең матур серле мизгелләре
Чакыралар мине кырларга,
Көнбагышлар сары чәчәк аткан,
Умырзая төсе кырларда.
Вак дулкыннар уза йөгерешеп
Иген басулары өстеннән,
Җилләр кочагында тирбәлүче
Бодайларга саргылт төс кергән.
Иген генәме соң, бу җирләрдә
Бәхет үзе үсә каерылып,
Шуңа микән һава җитми кебек,
Кырларымнан торсам аерылып.
Туган җирем рәнҗер, басуларын
Элеккечә якын итмәсәм.
Озын кышны ничек уздырырмын,
Җәйләрен бер күреп китмәсәм.
Шушы матурлыкны сөйләп түгел,
Кушып җырлыйсы иде җырларга,
Кояш кулын изәп,
Тургай сайрап,
Каршы ала мине юлларда.
Туган җирнең сихри матурлыгы
Онытылмый, һәрчак уйларда.
Көнбагышлар сары чәчәк аткан,
Умырзая төсе кырларда.
Илдар БАТЫРШИН.
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев