Әдәби берләшмәләрдә
Тырыш укучы
Аңлый алмыйм: әти-әни, Нигә һаман тиргиләр?!
Уку миңа авыр түгел,
Кил, сине дә өйрәтәм.
«Ике»лене «өч»кә кушып
«Биш»леләргә төзәтәм.
Көндәлектә кызыл белән
Тезелешкән билгеләр.
Аңлый алмыйм: әти-әни,
Нигә һаман тиргиләр?!
Зөлфәт ӘХМӘТҖАНОВ
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев