Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Туктап тор, картлык

Ниләр генә кылансам да, Киләсең, картлык, арттан.

Картлыкны җитештерим дип,
Яланнарда йөр(е)дем.
Кышын ап-ак кар өстендә
Чаңгыларда элдердем.
Салкын су белән коендым,
Физзарядка ясадым.
Авыл һавасында яшәп,
Витаминнар ашадым.
Беркөн көзгегә карасам,
Сырлар барыбер арткан.
Ниләр генә кылансам да,
Киләсең, картлык, арттан.
Җәй димисең, чәчләремә
Сибәсең бәсләреңне.
Вакытлы-вакытсыз килмә,
Ташла гадәтләреңне.
Дәрт белән типкән йөрәкнең
Дәрманын йомшартасың.
«Мин җиңәм, мин киләм», – дип,
Саруны кайтнатасың.
Җиңәлмәссең, йөрәгемдә
Әле бары яз гына.
Карт көнемдә гашыйк булдым,
Син туктап тор аз гына.


Зәйнәп ЗӘКИЕВА.

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев