Әдәби берләшмәләрдә
Тукайга
Ямьле язлар белән килдең җиргә, Тик язмышың булды рәхимсез.
Ямьле язлар белән килдең җиргә,
Тик язмышың булды рәхимсез.
Нәни ятим, моңлы Апуш булдың,
Асрау булдың илсез һәм җирсез.
Кулдан-кулга, йорттан-йортка йөрү
Боек күңелеңә моң салган.
Артык кашык булып йөрүләрең
Нәни йөрәгеңдә сакланган.
Һәр яз саен искә алабыз да,
Баш иябез туган көнеңдә.
Әкиятләрең тыңлап, тел ачылды.
Шигырьләрең беләм бүген дә.
Бөек Тукай! Җырлы-моңлы Тукай!
Бәйрәмеңә килдек яратып.
Бөтен татар искә ала бүген
Чынлап сөеп, син дип җан атып!
Фәридә ҖӘМИЛЕВА
«КУ» 02, 2026
Фото: архивтан
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев