Әдәби берләшмәләрдә
Туган өем, туган нигезем
Туган өем, туган нигезем, Сиңа кайттым бүген ерактан...
Туган өем, туган нигезем,
Сиңа кайттым бүген ерактан...
Никадәр җылылык, сихри көч,
Нур бөркелә һәрбер почмактан...
Синдә генә күңелем тыныч,
Йокы тәмле, якты ал таңнар...
Көчең бетеп егылган чакта,
Ярый әле, туган нигез бар...
Һәр мизгелнең кадере арта,
Искә төшеп, хәтер яңара...
Көч-куәтен алып яшәр өчен
Нигез кирәк һәрбер балага.
Кайтыр юллар киселмәсен иде,
Янып торсын нигез утлары!
Һәркем өчен ачык булсын иде
Нигезенең ишек баулары…
Илһамия ЗӘКИЕВА.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев