Әдәби берләшмәләрдә
Туган якта
Шушы тынлык – сихри музыка ул, Хисләремә түгел түзәрлек! Кочаклыйсым килә бар җиһанны, Яратасым килә дөньяны!
Тау башыннан кояш чыгып килә,
Чагылдырып минем күзләрне.
Кояш нуры уйный су өстендә –
Яратам мин Туган җирләрне!
Матурлыктан тынып калган дөнья,
Бозылырмы дәшсәм гүзәллек?
Шушы тынлык – сихри музыка ул,
Хисләремә түгел түзәрлек!
Кочаклыйсым килә бар җиһанны,
Яратасым килә дөньяны!
Нинди гүзәл минем Туган ягым –
Матуррак синнән җир бармы?!
Хамис ГАРИПОВ
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев