Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Туган ягым – Сарманым

Туган ягым – гүзәл җирем, Син – минем гөлләр илем. Сандугачлы, карлыгачлы, Җырлыйсы җырлар илем.

(Җыр)*
* Гүзәлия Хәкимҗанова көе


Туган ягым – гүзәл җирем,
Син – минем гөлләр илем.
Сандугачлы, карлыгачлы,
Җырлыйсы җырлар илем.
К у ш ы м т а:
Ямьле дә син, матур да син,
Бигрәк якын күңелгә.
Җырлап яшә, гөрләп яшә
Син, Сарманым, гомергә!
Күркәм дә син, батыр илем,
Горур һәм моңлы җирем.
Яшел болын, биек таулы,
Яратып туймас җирем.
Сарманым – туган илем лә,
Сарманым – үскән җирем.
Тәпи басып, йөгереп киткән,
Мамыктай, җылы җирем.
Халкың бөек, үзең данлы,
И минем туган җирем.
Бөдрә таллы, саф чишмәле
Йөрәктән китмәс җирем,
Туасы җырлар илем.


Гүзәл ЗАРИПОВА

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев