Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Төп йорт янында уйлану

Авылымда күптән булганым юк, Юлга чыктым әле кайтырга. Күзем – юлда, үзем уйлыйм һаман, Тукталырга икән кай тур(ы)га?

Авылымда күптән булганым юк,
Юлга чыктым әле кайтырга.
Күзем – юлда, үзем уйлыйм һаман,
Тукталырга икән кай тур(ы)га?
Күптән юк шул инде төп йортыбыз,
Уйламыйча киткән ятларга.
Кайтарып ла булмый ялгышларны,
Керсәң дә бит хәзер утларга.
Килеп туктадым да, белмим нигә,
Чит кешенең капка төбенә.
Күзем төште шулчак ерак түгел
Өеп куйган үлән чүбенә.
Уйлан әле: кемгә кирәгең бар?
Чүп үләндәй тойдым үземне.
Бүтән кайтмам инде, дигән идем,
Бозганмын ла әйткән сүземне.
«Кемгә кайтасың?» – дип сорамагыз,
Үскән урамыма кайтамын.
Ташкын булып аккан хисләр белән,
Авылымнан китеп барамын.


Гөлгенә МӘРДӘМШИНА

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев