Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Төнге уйлар

Хатлар язсам сиңа, балакаем, Күңелләрем калыр бушанып. Сау-сәламәт, исән-имин булып, Кайтуыңны көтәм ышанып.

Хатлар язсам сиңа, балакаем,
Күңелләрем калыр бушанып.
Сау-сәламәт, исән-имин булып,
Кайтуыңны көтәм ышанып.
Кайларда син, ничек синең хәлең?
Синең хакта бөтен уйларым.
Җаным сызлый сине сагынудан,
Яннарымда кебек тоямын.
Тамагыңа кайнар аш керәме,
Урыннарың бармы йокларга?
Юешләнгән, дымлы киемнәрең
Киптерәсең куеп кайларга?
Кар-яңгырлар яуса, җылы киен,
Җылы кием сөяк сындырмый.
Утлар йотам, авырып китә күрмә,
Аякларың сакла, туңдырма.
Уйларымның чиге булмас, ахры,
Йоклый алмыйм, мең кат уянам.
Өмет, ышанычны югалтмыйча,
Догаларым укып юанам.
Еракларга, күз күрмәгән якка,
Үзем барыр идем яныңа.
Тагын бер төн йокы күрми узды,
Атып килә инде таңы да.


Ризидә ЗИННӘТУЛЛИНА

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев