Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Тәгәрмәч

Хәйран калам бу тизлеккә Һай, чыдармы?! Күккә менеп, җиргә карыйм – Вәт, пәрәмәч! Әйләнә дә әйләнә бит Шул тәгәрмәч.

Кая бара

Мин яшәгән фани дөнья?

Кайчак башта

Шундый сәер уйлар туа.

Җир түгәрәк –

Әйтерсең лә зур тәгәрмәч,

Бөтенесе хәрәкәттә ул әйләнгәч.

Машинаны тәгәрәтә шул тәгәрмәч,

Очкычларны күккә чөя шул тәгәрмәч,

Орлык тарта,

Су чистарта шул тәгәрмәч,

Йөкләр ташый,

Акча ясый шул тәгәрмәч,

Сабый көлә шул тәгәрмәч тәгәрәгәч.

Сәгатьләрдә вакыт саный тәгәрмәчләр,

Җир йөзендә әйләнәләр тәгәрмәчләр,

Тәгәрмәчләр алып барыр дәверләргә,

Тәгәрмәчләр илтеп тыгар кабергә дә.

Кайвакытта туктап кала тыны чыгып,

Кыршау атып, сазга батып, теше сынып.

Куып җитә,

Узып китә кайсылары.

Хәйран калам бу тизлеккә

Һай, чыдармы?!

Күккә менеп, җиргә карыйм

Вәт, пәрәмәч!

Әйләнә дә әйләнә бит

Шул тәгәрмәч.

Гөлчирә Ибәтуллина
 
"КУ" 09, 2016
Фото: pixabay
 
 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев