Табышмак
Туктатып булса икән дә, Аңлата алсаң икән, Картаймыйча, гел яшь булып Гомергә калсаң икән…
Түземсезлек белән көтәм
Гомер көзе җиткәнен.
Беркемне дә урап узмый,
Көтеп тора көзләрен.
Керә ул һәрбер өйгә,
Рөхсәт тә сорап тормый.
Чәчләргә карлар сибә дә
Биткә буразна сырлый.
Буыннарны капшап карый,
Хәрәкәтне үзгәртә.
Тешләрне дә сирәкли ул,
Хәтерне дә киметә.
Колакны да сагайта ул,
«Чамалап кына тыңла,
Яшьләргә, – ди, – комачаулап,
Күп кысылып утырма».
Йә якыннан, йә ерактан
Яхшылап күрер өчен,
Күзлек кияргә куша ул,
Догалар укыр өчен.
«Күргәнеңнең барысын да
Кешеләргә сөйләмә,
Чамадан тыш «яратам» дип,
Оныкларны көйләмә».
Күңел кабул итмәсә дә,
Яшь үзенекен итә.
Белдегезме, картлык шулай
Үз эшен дәвам итә.
Туктатып булса икән дә,
Аңлата алсаң икән,
Картаймыйча, гел яшь булып
Гомергә калсаң икән…
Фәймә ЗӘЙНУЛЛИНА.
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев