Әдәби берләшмәләрдә
Соры болытлар каплады күңелемнең күген...
Соры болытлар каплады күңелемнең күген. Үзем белән үзем генә калыйм әле бүген. Уйларымны уйлыйсым бар, җаныма тимәгез! Болытларны куасым бар, яныма килмәгез!
Соры болытлар каплады күңелемнең күген.
Үзем белән үзем генә калыйм әле бүген.
Уйларымны уйлыйсым бар, җаныма тимәгез!
Болытларны куасым бар, яныма килмәгез!
Соры болыт йөзсен, үзе дә китәр бервакыт.
Алсу күзлекне үземә салырга вакыт.
Очсыз-кырыйсыз уйларымны җепләргә тезәм.
Йөз алдаган дуслар белән арамны өзәм.
Соры болыт – минем халәт, ул – боек күңел.
Янә көлеп шаярырмын, тик бүген түгел…
Миләүшә ШӘРӘФИЕВА
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев