Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Син белмисең, адымнар да бетте...

Сагынганга гафу сорый алам, Түзә белгәнемә үтенмәм.

Син белмисең, адымнар да бетте,
Тарих чиксезлеккә юл ала.
Соң әйтүем өчен кичерә күр,
Башлар китми, башлар югала.
Син белмисең, сиңа язу авыр
Бер сүзтезмә: «Үлеп сагынам».
Кыен мәрхәмәтле елмаюы,
Акыл түгел, йөрәк ягыннан.
Син белмисең, төтен агуламый,
Сүзләр белән тулган үпкәләр.
Мөһим түгел, әмма онытылмый
Үпкә белән тулы үткәннәр.
Син белмисең, тыелганнар тарта.
Һәрбер гөнаһыма үкенәм.
Сагынганга гафу сорый алам,
Түзә белгәнемә үтенмәм.


Ильвира ГАЛИМУЛЛИНА.

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев