Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сарманым

Сандугачлы төбәгем. Сине ташлап, читкә китмәм, Типкән чакта йөрәгем.

Бикчуралардан башланган,
Сарман, гомер сөрешең.
Тарих үзе дәлилләде
Хакыйкатьнең дөресен.
Гасырга якын инде син
Күп үзгәрешләр күрдең.
Даныңны һич югалтмадың,
Халык телендә йөрдең.
Икмәк бирдең илебезгә,
Өстәлде «кара алтын».
Республикам данын күтәрде
Синнән өстәлгән ялкын.
Сарманым, горурланырга,
Мең сәбәп табып була.
Көннән-көн матурланасың,
Күңел сөенә шуңа.
Сихри Зәңгәр тауларыңны
Төз наратлар каплаган.
Көмеш сулы чишмәләрең
Изгелеген саклаган.
Текәй тауларына менсәң,
Бер манзара ачыла.
Кочып аласылар килә,
Сарманым, кочагыма.
Бакыр базы үзе генә –
Бер табигать һәйкәле.
Кем яратмас бу якларны,
Йә, син миңа әйт әле.
Чылтыр-чылтыр чишмәләрең –
Синең йөрәк тибешең.
Син, Сарманым, үзең дә – шул
Табигатьнең җимеше.
Санап китсәң, уңышлар күп,
Мин аларны аз, димәм.
Эш сөючән халкың синең –
Иң кадерле хәзинәң.
Иминлектә гомер кичер,
Сандугачлы төбәгем.
Сине ташлап, читкә китмәм,
Типкән чакта йөрәгем.


Әшрафулла ЗАРИПОВ

«КУ» 08, 2026

Фото: Яндекс

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев