Сандалга салам
Үз сандалым, чүкеч – үземнеке. Учта эретермен тимерне! Тимергә җан кертә алмасам да, Телим сезгә озын гомерне!
Кыскыч белән кайнар тимер алып,
Сандалларга салам төяргә.
Кертәм аңа җанга якын сурәт,
Куансыннар дуслар күргәндә.
Күңелне дә сандалларга салам,
Көйлим җанны төрле дулкынга.
Нур һәм җылы өләшерлек булсын,
Җаным мәрхәмәтле булсын ла.
Сандалларга салдым кайчагында
Йөрәгемнең кайгы-хәсрәтен.
Чыныкмасам кадерен белмәс идем
Яшәгәндә күргән рәхәтнең.
Сандалларга кул-аякны салдым,
Үрелмәсен диеп юк-барга.
Дошманнарга корыч йодрык булсын,
Кайнар йөрәк булсын дусларга.
Үз сандалым, чүкеч – үземнеке.
Учта эретермен тимерне!
Тимергә җан кертә алмасам да,
Телим сезгә озын гомерне!
Илфат ИМАМИЕВ
«КУ» 06, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Афәрин! Шәп!
0
0
0
0
Афәрин! Шәп! Мәгънәле, чын ШИГЫРЬ.
0
0