Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сана!

Ул яңгырның һәрбер тамчысында ялгыз җанның әрнүләре саны.

Шундый ук кич бүген. Һәм мин тагын
яңгыр булып төшәм исләреңә.
Яңгыр чирткән чакта сана әле:
ничә яшь соң синең хисләреңә?
Уйлар ташкынына биреләм дә,
мин тагын да күчәремнән күчәм.
Араларны сана. Йөрәкнекен.
Төгәл җавап бармы? Ничә үлчәм?
Яңгыр коя тоташ ничәнче көн.
Һәм мин телим кабат тизләнүен.
Ә син сана. Инде ничәнче кат
төшләремдә килеп тезләнүең?
Җәен яуган көзге яңгырларны
мин җибәрдем аны сиңа. Таны!
Ул яңгырның һәрбер тамчысында
ялгыз җанның әрнүләре саны.


Энҗе ХӨСӘЕНОВА

 

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев