Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сагындырган

Сагындырган Тукай шигырьләре, Укыйм менә өр-яңа баштан. Без бит кечкенәдән, балачактан, Тукай сүзе белән тел ачкан.

Сагындырган Тукай шигырьләре,
 Укыйм менә өр-яңа баштан.
 Без бит кечкенәдән, балачактан,
 Тукай сүзе белән тел ачкан.

Туган телгә мәхәббәт уяткан,
 Тукаемның "Шурәле"ләре!
 Йотлыгыплар укый идек бит без,
 "Су анасы"н, "Туган тел"ләрне.

Әкиятләрен әбием сөйләде,
 Алтын тарак гүя басмада.
 Ә кайчакта куркып куя идем,
 Су анасы чәч тараганда.

Кырлай урамыннан карап уздым,
 Нәни Тукай узган сукмактан.
 Ниләр уйлап, ни кичерде икән,
 "Туган тел" не язганда мактап?

Халкым "Туган тел"не гимн итте,
 Онытылмас бөек татар телем.
 Белү кирәк бүтән телләрне дә,
 Зур хөрмәткә ия Анам теле.


                   Фәридә ГАРИПОВА 

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев