Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сагынам сине...

Сагынам сине Карлы буранда... Синсез көннәремнең салкыныннан Йөрәккәем өшеп туңганда...

Көннән-көн көчлерәк яна
Сагынуларымның уты...
Сине уйламый үтә микән
Тәүлекнең бер минуты...
Сагынам сине
Яңгыр яуганда...
Ачы яшьләр булып битләремә
Яңгыр тамчылары тамганда…

Сагынам сине
Карлы буранда...
Синсез көннәремнең салкыныннан
Йөрәккәем өшеп туңганда...
Сагынам сине
Моңсу көзләрдә...
Син яраткан тәмле ризыкларны
Өстәл өсләренә тезгәндә...
Өзелеп сагынам
Таңнар атканда...
Бәгырьләремне телгәләп,
Алсуланып кояш батканда…


Люция ЛОТФУЛЛИНА.

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев