Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Шагыйрьләр тәрбияләүче Балтачта очрашу

«Казан утлары» журналы мөхәррирләре Балтач районы үзәк китапханәсендә «Шигъри тәлгәшләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм районның әдәбият сөючеләре белән очрашты.

"Казан утлары" журналы мөхәррирләре Балтач районы үзәк китапханәсендә "Шигъри тәлгәшләр" әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм районның әдәбият сөючеләре белән очрашты. Балтач үзәк китапханәсе уку залында узган әлеге чараны китапханә директоры Зарипова Резеда Мөдәррис кызы алып барды.

"Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев журналның тарихы вә бүгенгесе белән таныштырды, "Әбиемә әфлисун" бәяныннан өзек укыды. Журналының проза бүлеге мөхәррире, "Әдәби берләшмәләрдә" проектын җитәкләүче әдибебез Рафис Корбан, җирле әдәби берләшмә әгъзаларының иҗатына югары бәясен бирде, кайбер авторларның хәтта Татарстан язучылар берлегенә кабул ителергә дә мөмкинлекләре барлыгын әйтте. Аларны киләсе елда Г. Тукайга багышланган әдәби бәйгедә катнашырга өндәде. Үзенең соңгы елларда дөнья күргән романнарын телгә алып узды, балалар һәм зурлар өчен язган шигырьләрен сөйләде.

Поэзия бүлеге мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев Балтачның соңгы дәвердә татар шигъриятенә иң күп яшь авторлар биргән район булуын ассызыклап, аларның исемнәрен атады. Җыелучыларны Нәүрүз вә поэзия көне белән котлап, шигырьләрен вә шаржларын сөйләде. Кыскача "Казан утлары" журналы каршында оештырылучы "Яңа исем" проекты, журналның сайты һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләр белән таныштырды. Моңарчы Рамазанова буларак укучыларга мәгълүм булган Балтач шагыйрәсе Зөһрәнең шигырьләр шәлкеме журналның киләсе санында дөнья күрәчәген, шулай ук күптән түгел шәхси китабы басылган Алмаз Әхмәтгалиевның да шигырьләрен алдагы саннарда бастырылырга әзерләве хакында әйтте.

Зөһрә үзе исә, очрашуда катнашучыларны яңа шәлкемгә керәчәк "Яз" шигыре һәм Такташка ияреп язылган әсәре белән таныштырды. Очрашуга моңа кадәр журнал битләрендә әсәрләре урын алган Гөлназ Әхмәдиеваның әнисе Гөлнур ханым һәм Гөлинә Шәйхиның әнисе Лилия ханым да килгән булып чыкты. Үз авылларында китапханәче булып эшләүче әлеге ханымнар белән безне Резеда Мөдәррис кызы таныштырып узды. Аксакал әдибебез Гарифҗан Мөхәммәтшин белән дә күрештек. Ул үзенең шаян робагыйларын укыды.

Ике шигырь китабы авторы Мәгъмурә Хөрмәтуллина исә, сүзне Вакыйф Нуриевның кайчандыр үзенә тәкъдим ясавыннан башлады. Баксаң, Вакыйф Вәкил улы аны Татарстан язучылар берлегенә керергә кыстаган булган икән. Мәгъмурә ханымның бу көннәрдә өченче китабын чыгарырга хәстәрләнеп йөрүен дә белдек. Шул китапка керәчәк берничә шигырен дә тыңлап уздык.

Сәлимә Габделхакова белән Гөлия Хәйруллина үз шигырьләрен сөйләде. Рафис Корбан аларга журналның әле яңа басылып чыккан, үз иҗат үрнәкләре дә кергән санын тапшырды. Финзия Әсхәдуллина да үз шигырен тәкъдим итте. Салавыч авылыннан килгән китап укучы Җәмилә Сибгатуллина Рафис Корбан шигыренә нигезләнеп язган саубуллашу шигырен сөйләде. Ә Әминә Мөхәммәтҗанова исә, язучыларны Балтачның авыл мәктәпләренә ешрак килергә, очрашулар үткәрергә өндәп чыгыш ясады.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев