Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Рәнҗетмәгез табигатьне!

Нинди гүзәл, нинди матур, Туган-үскән җиребез! Гөл-чәчәкле болыннары, Тәмле чишмә суыбыз.

Нинди гүзәл, нинди матур,
Туган-үскән җиребез!
Гөл-чәчәкле болыннары,
Тәмле чишмә суыбыз.
Ык буйлары яшел чирәм,
Хәтфә юрган ябынган.
Сикереп уйный балыклары,
Гүя туймый суыннан.
Җәйге кичләр бигрәк матур,
Яшьләр килә болынга.
Ял итәләр учак ягып,
Урман, елга буенда.
Кайчакларда артларыннан
Кала өелеп чүпләре.
Табигатьне рәнҗеткәнен
Аңламый шул күпләре.
Чишмәләрдән су эчәләр,
Сусауларын басарга.
Пычранмасын, дисәң, суы,
Кирәк аны сакларга!

Агачларны сындырмагыз,
Чисталыкны саклагыз!
Шәфкатьсез, рәхимсезләрдән
Тирә-юньне яклагыз.
Табигатьне саклагыз сез,
Булмагыз сез битараф,
Диеп кычкырасым килә,
Тирә-ягыма карап.


Азалия ЗАРИПОВА

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев