Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Печән өсте

Җәй айлары – бик эшле ай, Авылда – печән өсте. Печән белән беррәттән Кызарып җиләк пеште.

Җәй айлары – бик эшле ай,
Авылда – печән өсте.
Печән белән беррәттән
Кызарып җиләк пеште.
Печәнен җыеп аласың,
Покоста кала җиләк.
Җиләкне җыймый калдырсаң,
Буш кайта инде чиләк.
Җиләкләрне җыям дисәң,
Печән тапталып бетә.
Печән дә, җиләк тә кирәк,
Бу рәхәткә ни җитә?!
Җиләкне җыйдым чиләккә,
Печәнемне олаулап...
Икесен дә мул әзерлим,
Җәйге болынны аулап!


Роберт САФИН.

«КУ» 07, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев