Әдәби берләшмәләрдә
Онытмам мин сине ничек тә
Хәтердә ай булып кал инде, Югалды сурәтең уемнан. Син чыгып җилләргә очасың, Мәхәббәт җылыткан куеннан.
Хәтердә ай булып кал инде,
Югалды сурәтең уемнан.
Син чыгып җилләргә очасың,
Мәхәббәт җылыткан куеннан.
Югалма, ташлама күңелне
Мәңгегә уелып кал анда!
Хаталы мәхәббәт эзләре
Тоз булып эресен яраңда!
Карашың эретә җанымны,
Тирбәтә хисләрең бишектә.
Бер генә килеп кит төшемдә!
Онытмам мин сине ничек тә…
Камилә Әхмәдиева
«КУ» 03, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев