Очрашу
Бергә узган яшьлек елларыбыз Күңелемә калган ягылып. Чишмә безне көтеп ала иде, Үзебезне күрдек суында.
Иңнәремнән мине кочакладың,
Чәчләремә үттең кагылып.
Бергә узган яшьлек елларыбыз
Күңелемә калган ягылып.
Чишмә безне көтеп ала иде,
Үзебезне күрдек суында.
Син күзәттең кырын ятып, ә мин
Кыр чәчәге җыйдым болында.
Исеңдәме? Җилдә озын чәчем
Синең иңнәреңә сибелде.
Тулы чиләгемдә сулар биеп,
Чайпалды да, җиргә түгелде.
Яшьлегемдә калган шул дустымны
Искә алам әле бүген дә.
Сагыныпмы? Белмим. Ядкарь булып,
Уелып калган йөрәк түрендә.
Югалтыштык. Инде ничә еллар
Күренмәгән иде күземә,
Очраштык без: көянтәмне таптым,
Музей алган аны үзенә.
Айсылу КӘЛИМУЛЛИНА-ФАЗЛЫЕВА
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев