Әдәби берләшмәләрдә
Миңа гашыйк сине уйлап чыгардым мин...
Язгы гүзәл кичне, хисне, сирень исен. Син бөтенләй бу дөньяда бармы?
Миңа гашыйк сине уйлап чыгардым мин,
Уйлап таптым гашыйк иткән язны,
Язгы гүзәл кичне, хисне, сирень исен.
Син бөтенләй бу дөньяда бармы?
Калтырауга бирешүчән кулларың да
Минем сырхау җаным хыялымы?
Җанны ертып чыккан шигырь белән
Мин бушлыкны әллә сыйладыммы?
Кул җылысын сөймәс чәчләреңне
Учны пешерсен дип язганмындыр,
Ахыр чиктә син үзең дә – тулай
Җанның җуелмас бер сызлавыдыр.
Караңгыга гашыйк тын күзләрең –
Чакмасыдыр минем төмсә җанның.
Син – көзгедә минем чагылышым.
Тик беркайчан җирдә син булмадың…
Гүзәл ЗАКИРОВА.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев