Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Мин синең...

Мин – синең буранда ышыгың. Язылыр җырыңның шигыре. Күңелең түрендә яшьнәгән Язларның иң матур бер гөле.

Мин – синең буранда ышыгың.

Язылыр җырыңның шигыре.

Күңелең түрендә яшьнәгән

Язларның иң матур бер гөле.

 

Мин синең хыялый болытың.

Иңнәрдә канатлар бар сыман...

Бергәләп кочабыз җиһанны

Куышып болытлар артыннан.

 

Мин –  синең кулдагы китапта

Хәрефләр, матурлык, җылылык.

Ак биткә язылыр хикәяң,

Мәңгегә истәлек булырлык.

 

Мин – синең, син – минем дәвамым,

Йөрәктә башкага юк урын.

Теләрмен гомерем буена

Сөюнең мәңгелек булуын.

 

                     Гөлфия ШИҺАПОВА           

Фото: Шедеврум ии

 

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев