Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Мин авылда яшәп ятам...

Пенсия көтеп ай уза, яшим шуны тарта-суза, кризис үтәр, китмәс нужа...

Мин авылда яшәп ятам...

Ленар Шәех

Мин авылда яшәп ятам,

Кибеттән шаккатып кайтам,

Бүген дә бәяләр арткан,

Гаепләп әйтү түгел.

 

Кануннар бар – үз көчендә,

Тигез кебек кем өчен дә,

Күпме халык зар эчендә,

Гаепләп әйтү түгел.

 

Телевизор сөйләп тора,

Сабырлыкка өндәп тора,

Тынычландыра һәр түрә,

Гаепләп әйтү түгел.

 

Пенсия көтеп ай уза,

Яшим шуны тарта-суза,

Кризис үтәр, китмәс нужа,

Гаепләп әйтү түгел.

 

Ничек табибка барырмын,

Ничек дарулар алырмын,

Ахры, ыштансыз калырмын,

Гаепләп әйтү түгел.

 

Басуларда билчән билдән,

Хуҗасызлык кайдан килгән,

Бәрәңге кайта чит илдән,

Гаепләп әйтү түгел.

 

Рекламалар һаман димли,

Татарстанныкын ал, ди,

Әллә дөрес, әллә алдый,

Гаепләп әйтү түгел.

 

Мин шәһәрдә яшәп ятам,

Шулдыр минем яшьлек хатам,

«Кара сакал» калмый арттан,

Гаепләп әйтү түгел.

Никифор Тукмачов

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев