Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

«Кызыл каурыйлар» иҗаты «Казан утлары»нда!

15 июль көнне 14.00 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театрында (Ленин ур., 37) «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән иҗади очрашу узачак.

«Кызыл каурыйлар» иҗаты «Казан утлары»нда!

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хозурында эшләүче Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсенең шигъри әсәрләре журнал битләрендә дөнья күрде!

Шул уңайдан, 15 июль көнне 14.00 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театрында (Ленин ур., 37) «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән иҗади очрашу узачак. Журналның «Әдәби берләшмәләрдә» яңа проекты кысаларында Татарстан районнарындагы төрле авторларның иҗаты танытыла. Бу – әдәбиятны яңадан җанландыру, талантларны үстерү һәм туган як иҗатына игътибар уяту юлында зур адым!

Чарага керү ирекле. Барлык әдәбият сөючеләрне көтеп калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев