Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Кызыкмадым кеше малына

Тормыш юлын намус белән үттем, Эшләдем мин йөрәк кушканны. Җенем сөйми көнчел кешеләрне, Әләкчене һәм дә куштанны. Гадел булып яшәү тормышымда Яшьтән сеңгән минем каныма. Куштанланып мин дан яуламадым, Кызыкмадым кеше малына. Гөнаһларны, Аллам, ярлыка дип, Сорамам мин үләр алдыннан. Күпме булса даным, малым – бар да Хәләл көчем белән табылган.

Илдус ГОБӘЙДУЛЛИН


Фото: ok.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев