Әдәби берләшмәләрдә
Кышкы урам
Кышкы кичкә сокланып, Матурлыкка хозурланып, Басып торам урамда, Кичке сихри тынлыкта.
Чыксам кичен урамга,
Җем-җем итеп кар ява.
Нинди матур кич бүген!
Сулап туймас саф һава.
Дөнья чумган тынлыкка.
Күктә йолдызлар яна.
Алтын-көмеш утларын
Бар җиһанга тарата.
Кышкы кичкә сокланып,
Матурлыкка хозурланып,
Басып торам урамда,
Кичке сихри тынлыкта.
Алтын тәңкәләре белән
Агачларга бәс сара.
Җир-Ананы иркәләп,
Йомшак юрганын яба.
Илзирә ХАФИЗОВА
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев