Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Кыш китә

Яңгыр ява ап-ак кар өстенә, Кышмы соң бу, әллә яз җиткән?..

Яңгыр ява ап-ак кар өстенә,
Кышмы соң бу, әллә яз җиткән?..
Сизмичә дә калган күңелләрнең
Ишегенә кем шакый икән?
Көн болытлы, ләкин кайсыныкы?
Кыш белән яз шулай тартыша.
Тик барыбер күңелем язны тели,
Кыш барыбер яздан калыша.
Табигатьтә яз тантана итә,
Ләйсән яңгырларын яудырып,
Ак сөлгесен җыеп кыш та китә,
Җирдә соңгы карын калдырып.


Фирая ИБРАҺИМОВА.

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев