Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

«КҮҢЕЛ ЧЫҢЫ» – ӘТНӘНЕҢ ШИГ ЪРИ ЧИШМӘСЕ

Мәхәббәтнең бизмәнендә – ике көзле гомер. Чүл дәрьясы – күмер.

«Күңел чыңы» берләшмәсе 2017 елның февраль аенда Әтнә районы
мәдәният бүлеге каршында эшли башлады. Оешканда унлап кеше булса,
бүгенге көндә ул егерме иҗатчыны берләштерә. Максатыбыз – районыбызның
мәртәбәле шагыйрь-язучыларының эшен дәвам итеп, аларга лаеклы алмаш
булдырып, шигырь язучыларыбызның иҗатын республика күләменә күтәрү,
күрсәтү. Азмы-күпме максатыбызга ирешәбез дә кебек, иҗатчыларыбызның,
шигырьләре республикада нәшер ителүче журналларда, газеталарда басылып
килә. Мәсәлән, Айгөл Баһавиева, Надия Вәлиева, Фәридә Хәсәнова, Энҗе
Хөсәенованың иҗаты «Казан утлары»нда басылды.
2020 елда районыбызның 30 еллык юбилеен каршылаганда, хакимиятнең
матди ярдәме белән «Күңел чыңы»ның тәүге җыентыгы дөнья күрде. 2025
елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Онытылмас еллар сулышы»
дип исемләнгән китапка да «Күңел чыңы» иҗатчыларының шигырьләре керде.
«Күңел чыңы»ның сайты, «Вконтакте» челтәрендә ачык төркеме бар.
Сүрия МИНГАТИНА,
берләшмә җитәкчесе.

Чүл дәрьясы

Ничек синсез яши алдым икән
җан җылыңны тоймый.
Гомер кадәр гомер узган,
үлчәмнәргә сыймый,
яратуга туймый.
Мизаннарда бары да бар,
хатирәләр – диңгез!
Ачыларын үлчәр өчен
герләр җитмәс кебек.
Төптә – тозлы киңлек.
Утырым-утырым катлы юшкын
баскан күңел күзен,
мин сине күрмәгәнмендер,
ник дәшмәдең үзең,
Мәхәббәтле көзем?!
Синең сынны җыям һаман
сөюемә төреп,
як-ягымда комлык.
Курка-курка, бик сак кына
сокланамын күреп.
Калыплары үзгә, гаҗәп,
керсез икән күңел.
Мәхәббәтнең бизмәнендә –
ике көзле гомер.
Чүл дәрьясы – күмер.


Сүрия МИНГАТИНА

 

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

 

 

 

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев