Әдәби берләшмәләрдә
Күңел ашкынуы
Бар дөньяны бизи якты хыял, Калмый урын начар тойгыларга.
Әйтерсең лә, аяк җиргә тими,
Басып йөрим хыял ташкынына.
Матурлыкка, яктылыкка үрлим,
Түзеп булмый күңел ашкынуга.
Ашкына ул ярсу атлар сыман,
Җигеп чаба барлык уйларны.
Омтыла ул офыкларга таба,
Кояшларны иңлим, айларны.
Ашкына ул чишмә суларыдай,
Сафлык-пакьлек өстәп уйларга.
Бар дөньяны бизи якты хыял,
Калмый урын начар тойгыларга.
Илдар ИБРАҺИМОВ
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев