Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Көзләремә керәм...

Алтын көзләр булсын гомеремдә! Салкын көздән Ходай сакласын!

Көзләремә керәм салмак кына,
Әкрен генә кагам капкасын.
Талгын гына очкан сары яфрак
Юлларыма җәйгән паласын.
Көзге җилләр бераз усалрак шул,
Паласымны өреп тарата.
Усал түгел, шаян икән җиле –
Сары яфракларны шаярта.
Балан таккан кызыл муенсасын,
Купшы килен сыман масаеп.
Ямьле көзгә керәм сабыр гына...
Каршы ала ул да елмаеп.
Миләшләрем чакыра, тәлгәш изәп,
Ачып керәм көзләр капкасын...
Алтын көзләр булсын гомеремдә!
Салкын көздән Ходай сакласын!


Ирина ХӘМИДУЛЛИНА

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев