Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Көнем белән төнем буталды...

Йөрәк каршы чыга, ди: «Ярат!» Сине тагын күрергә теләп, Китәмен мин күпергә кабат…

Көнем белән төнем буталды,
Уемнан син чыкмыйсың һаман.
Сине тагын күрергә теләп,
Китәмен мин күпергә табан.
Юк, уйлама, юләр бу кыз дип,
Берни дә мин синнән көтмимен.
Әмма сине онытыр өчен
Бернинди дә чара белмимен.
Оныттым гына дигәндә,
Кабат миңа язып бутадың.
«Нигә язды? Әллә яратамы?» дигән
Күңелемә ялган уй салдың.
Күпме вакыт инде шуннан соң
Үземә мин урын табалмыйм.
Иртән, кичен, үзем сизмәстән
Синең исемеңне кабатлыйм.
Онытырга кирәк дип уйлыйм,
Йөрәк каршы чыга, ди: «Ярат!»
Сине тагын күрергә теләп,
Китәмен мин күпергә кабат…


Айгөл МИНҺАҖЕВА

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йөрмә кызый юкны өметләнеп. ...... ...Сине тагын күрергә теләп, ............Китәмен мин күпергә табан.(«Көнем белән төнем буталды” Айгөл Минһаҗева) ........... ...Йөрмә кызый юкны өметләнеп, ............сезне аймыл иткән күпердән. ............Үзләренә урын таба алмый, ..............күпме кызлар аннан сикергән... .......... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)