Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Классташларым

Җырымның сүзе гади булса да, Тормыш мәктәбе биек бусага.

Классташларым, дусларым минем,
Бергәләп йөздек белем диңгезен.
Һәркөн «Сез» диеп тибә йөрәгем,
Бәхетле булу минем теләгем!
Хәтердә һәрчак беренче дәрес,
Беренче китап, беренче хәреф,
Беренче звонок, белем ачкычы,
Бергәләп йөргән мәктәп баскычы.
Мәктәп еллары, «Сыза» сулары.
Йөрәктә һаман яшьлек җырлары.
Беренче сөю, татлы мизгелләр,
Аңлату өчен җитми тик сүзләр.
Укытучы апа хәреф өйрәтә,
Һәрберебезне чыгарып сөйләтә.
Җан тирен түгә, армый да талмый,
Бер карау белән безне ул аңлый.
Хәзер инде без төрле якларда,
Мәктәп өйрәтте тигез атларга.
Сөртенмәскә дип тормыш юлында
Өйрәтте мәктәп кызын-улын да.
Җырымның сүзе гади булса да,
Тормыш мәктәбе биек бусага.
Йөрәктән алып, көйләргә салып,
Шатлыклар телим мин сез дусларга.


Илнур ГАЛИЕВ

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев