Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Килегез Кукмарага

Туган җирен сагынып кайта Киткәннәр Кукмарадан.

Сандугачлы бер иртәдә
Эшләр беткән арада,
Кошлар җырын тыңларга дип
Килегез Кукмарага.
Тик монда – Кукмарада,
Бар сагышлар тарала.
Сагышларны таратырга
Килегез Кукмарага.
Тау битендә учак ягып
Каршыларбыз ал таңны.
Кукмарадай гүзәл җирне
Кайдан табарсыз тагын?

Күз өстендәге кашка тиң
Яшел нарат урманы.
Яшьлегем үткән як бит бу –
Ник ташлыйм Кукмараны?
Яшьлек сукмакларын эзләп
Табарлар күк яңадан.
Туган җирен сагынып кайта
Киткәннәр Кукмарадан.


Харис МОСТАФИН.

 

 «КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев